Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Урманчыларга лаеклы алмаш үсә

20 сентябрьдә Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Алексеевка авылының мәктәп урманчылыгында булачак урманчылар тәрбияләнә. Бу мәктәптә, төп белемнән тыш, балаларга урман эше нигезләрен дә өйрәтәләр, табигатькә сак караш тәрбиялиләр.

Урман белән әйләндереп алынган Алексеевка авылында 2011 елдан бирле мәктәп урманчылыгы эшли. Яшь урманчылар авылдан ерак түгел урмандагы эксперименталь участокта бик теләп шөгыльләнәләр. Мәктәп урманчылыгына питомниклар беркетелгән, берсе – 1,2 гектар, икенчесе – бер гектар. Яшь урманчыларга мәктәп яны участогында да эш җитәрлек. Биредә алар яшелчәләр генә түгел, җиләк-җимеш агачлары да үстерәләр. Без барганда, балалар мәктәп бакчасында кара миләш һәм алма җыялар иде.

– Яшь урманчылар отряды Баулы урманчылыгы һәм мәктәп администрациясе инициативасы белән ачылды, – дип сөйләде безгә укытучы Светлана Осипова. – Бүген без, яхшы питомнигыбыз бар дип, ышаныч белән әйтә алабыз. Балалар эшчәнлегенең нәтиҗәләрен дә күрәбез.

Хәзерге вакытта мәктәп урманчылыгында ун бала шөгыльләнә. Урманчылыкның составы ел да үзгәреп тора, чөнки мәктәпне тәмамлап китүчеләр урынына яңалар килә.

– Элекке укучыларыбыз, авылга кайтканда, һичшиксез, кайчандыр үзләре имән үсентеләре утырткан питомникка киләләр. Алар ул үсентеләрне егерме-утыз елдан соң ул урында имән урманы күрергә өметләнеп утырттылар. Тугыз ел эчендә ул имәннәр үстеләр, хәзер алар бер метрдан артык биеклектә. Аларны күреп, элекке укучыларыбыз кайчандыр үсентеләр утыртканнарына сөенәләр, – ди Светлана Осипова.

 Мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге укучыларга экологик тәрбия бирүгә, аларда әйләнә-тирә мохиткә сак караш формалаштыруга юнәлтелгән.

– Миңа мәктәп урманчылыгында шөгыльләнү бик ошый, – ди алтынчы сыйныф укучысы Катя Мостафина. – Без орлыклар, дару үләннәре җыябыз, үсентеләр үстерәбез, аларны урманга утыртабыз.

Мәктәп яны участогына Баулы урманчылыгы ярдәме белән теплица куйганнар, биредә укучылар белән практик дәресләр үткәрелә. Киләчәктә анда, урманга утыртыр өчен, орлыктан каен һәм миләш үсентеләре үстерү планлаштырыла.

– Без яшь урманчылар белән тәҗрибәләр, практик эшләр үткәрәбез, – ди түгәрәк җитәкчесе Вера Евстегнеева. – Ел саен мәктәп урманчылыкларының республика слётында катнашабыз. Әлеге конкурста берничә тапкыр дипломант булдык.

Мәктәп урманчылыгының преспективалары зур. Шунысын әйтү урынлы булыр: мәктәп урманчыгында шөгыльләнгән Александра Федотова Лубян урман-техник көллиятенә укырга кергән.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев