Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ун баулылы бәйрәм табынына тәмле бәрәңге отты

“Баулы-информ” мультимедия редакциясе инстаграмдагы аккаунтында бүләкләр уйнатты. 2021 елның беренче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” (“Слава труду”) газетасына язылган ун баулылы берәр капчык тәмле бәрәңге отты. Акция уздыру өчен бәрәңгене Татар Кандызы фермеры Замир Салихов бирде.

Баулыда яшәүче 82 яшьлек Асия Халикова бәрәңге отуына бик куанган.

Тагын бер бәхетле абунәчебез – Ирина Вәлитова да бүләген алырга килде. Берүзе түгел, коллегасы, аграр көллият укытучысы һәм күпбалалы ана Азиза Заробекова белән килгән. Ирина Нурфаязовна үзенең бүләген күп балалы гаиләгә бирергә булган.

Бер капчык бәрәңге откан тагын бер райондашыбыз – 75 яшьлек Рәшит Мөрсәлимов. Узып баручы 2020 ел аның өчен уңышлы ел булды: быелның беренче яртыеллыгында, район газетасына язылып, балалар бассейны откан иде.

2021 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылган башка баулылар кебек үк, Рәшит Мөрсәлимов тагын бер бүләк уйнатуда катнашачак: 2021 елның 13 гыйнварында телевизор уйнату булачак. Ә район газетасына әле язылмаган баулылар, якындагы почта бүлекчәсенә, редакциягә мөрәҗәгать итеп яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша абунә рәсмиләштерә ала. Аннары, 5-64-50, 5-64-47 телефоннары аша шалтыратып, бу хакта редакциягә хәбәр итү зарур.

 Реклама+6

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев