Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Туксан яшен тутырган баулылы 100 яшенә чакырып калды

Кызылъяр авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Вәскыя Минәҗева балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.


Вәскыя апаның юбилее көнне иртән яңгыр явып үтсә дә, аны котларга барганда, ялтырап кояш чыкты. Юбилярыбыз да безне кояш кебек елмаеп, ачык йөз белән каршы алды. Матур итеп киенеп куйган, ак яулыгын бәйләгән. Өй тулы аны котларга килгән якыннары, туганнары, балалары, оныклары. Ә оныкчыкларын санап бетерерлек түгел. Вәскыя апа аларның барысын да исеме белән белеп тора. Алай гына да түгел, хәтта 80 ел элек булган вакыйгалар да кичәгедәй исендә аның. Шулкадәрле яхшы хәтерле булуына таң калырлык, сөбханалла.
"1941 елның 21 июнен һич онытасым юк, — дип башлады сүзен Вәскыя апа. — Ютазыда тракторчы курсларында укып кайткан әтием утауда эшли иде. Әни мине аның янына әйбер илтергә җибәрде. Шунда әтиемне соңгы күрүем булган икән. Икенче көнне сугыш башлану хәбәре килде. Әтиләр өч бертуган сугышка киттеләр, өчесе дә әйләнеп кайтмады".
Бу сүзләрне сөйләгәндә, күңеле тулып, күзләре яшьләнде Вәскыя апаның. 
Шулай итеп, бар тормыш гаиләдә баш бала булган Вәскыя апа, ике энесе һәм әнисенә кала. Аңа бала чагыннан ук эшкә җигелергә туры килә. Кайда гына эшләмәгән ул. Үгез җигеп, җир сөрүдә, чәчүдә, ашлык ташуда, урман кисүдә катнаша, бозаулар, сарыклар карый, урак вакытында пешекче дә була. Лаеклы ялга чыкканчы фельдшер-акушерлык пунктында санитарка булып эшли. Ә гомуми хезмәт стажы 43 елдан артып китә. 
Үсеп, буйга җиткәч, Вәскыя апа  22 яшендә авылдашы, яшьтәше Барый белән гаилә кора.
Вәскыя апа тормыш иптәше белән 61 ел бергә тату гомер итәләр, 4 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бер балалары яшьли вафат була. Бүгенге көндә ике кызлары — Венера һәм Флюра гаиләләре белән Октябрьский шәһәрендә гомер итәләр. Кызганычка каршы, Барый абый 7 ел элек вафат булган. Бүгенге көндә Вәскыя Нурмөхәммәт кызы кече кызы Халисә белән гомер итә. Юбилярыбыз бик бай: җиде оныгы, 17 оныкчыгы сөендереп кенә тора. Яраткан әбиләренең хәлен белеп, булышып торалар. Юбилее көнне дә аны хөрмәтләп, зурлап котладылар, якын кешеләренә булган матур теләкләрен җиткерделәр.
"Әти-әниебез безгә яхшы тәрбия бирделәр, барыбызны да укыттылар, олы тормыш юлына чыгардылар, — ди юбилярның олы кызы Венера Минәҗева. — Әниебезгә ныклы сәламәтлек телибез, исән-сау була күрсен".
Юбилярны Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район үзәк хастаханәсенең ветераннар советы рәисе Зөһрә Фәрхетдинова да тәбрик итте.
Кызылъярның ак яулыклы әбие — юбиляр Вәскыя апа Минәҗева кунаклар килүенә шулкадәрле сөенде, аларның барысына да рәхмәт әйтте, җылы теләкләрен җиткерде. 
Ә без исә тагын 10 елдан Вәскыя апаның 100 яшендә очрашырга сүз куешып саубуллаштык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ #кызылъяр #баулы