Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Тукай туган көнне Баулыда Шигърият бәйрәме үтте

26 апрельдә бөтен татар дөньясы күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Баулылар әлеге көнне Шигърият бәйрәме белән билгеләп үтәләр. Әлеге традициягә нигез дүрт ел элек салынган иде, шул елны беренче тапкыр “Баулы-информ” инициативасы буенча Фәнис Яруллин һәйкәле янына татар шигъриятен яратучы якташларыбыз шигырь укырга, тыңларга җыелды.

Быел Шигърият бәйрәме бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга һәм Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды, аны редакция, Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе, мәдәният бүлеге, үзәк китапханә берлектә үткәрде.

Белгәнебезчә, 2006 елдан, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевның карары нигезендә, 26 апрель республикада Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Районыбызда әлеге бәйрәм елдан-ел киңрәк масштабта билгеләп үтелүе бик уңай күренеш.

Быел Шигърият бәйрәмендә район җитәкчеләре дә катнашты. Район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, микрофон янына чыгып, шагыйрь Акъегетнең “Туган телем” шигырен укыды.

Талгын гына “Тәфтиләү”, “Әллүки” көйләре агылган мәйданда баулылар бер-бер артлы микрофонны кулларына алдылар, Тукайның үлемсез шигырьләрен яңгыраттылар. Китапханәче Флера Хәсәнова, тәрбияче Эльвира Хөсәенова, муниципаль хезмәткәр Айдар Хәлиуллин “Милли моңнар”, “Туган авыл”, “Пар ат” шигырьләрен яңгыраттылар.

Тукай балаларга атап күп шыгырьләр язган. Аның “Яңгыр илә кояш”, “Бәхетле бала”,”Безнең гаилә” шигырьләрен шәһәрдәге 3нче мәктәпнең 3А сыйныфы укучылары сәнгатьле итеп укыдылар.

Габдулла Тукайның күп кенә шигырьләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән. Аларны бәйрәмдә “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Баулы-информ” филиалы баш мөхәррире Евгения Леванова, “Җәлил укулары” халыкара бәйгесе, Г.Тукай исемендәге XI халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесе җиңүчесе Никита Изюмов, 3нче мәктәп укучылары Самира Гыймаева, Илья Чуриков яңгыраттылар.

Кичәнең сценариен үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре төзегән иде. Бу эшкә алар иҗади якын килгәннәр, әдип турындагы моңа кадәр бөтен кешегә дә мәгълүм булмаган фактлар турында мәгълүматларны да сценарийга керткәннәр. Мәсьәлән, Казанда Тукай яшәгән "Болгар"кунакханәсе бүлмәсендә барлык почмаклар, тәрәзә төпләре китаплар белән тулган булуы, шагыйрьнең аларны теләгән бөтен кешегә биреп торуы турында. Шагыйрьнең китапка мөнәсәбәте турында шигырь дә яңгырады, аны Г.Тукай исемендәге XI халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесе призеры Айдар Хуҗин укыды.

Баулының аксакалы, туган телебезнең чын патриоты, Татарстанның атказанган юристы, Баулы районының мактаулы гражданины Мохтар Афзалов Шигърият бәйрәмнәренең берсен дә калдырганы юк. Бу юлы ул Казан аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелү уңаеннан Гәрәй Рәхим иҗат иткән шигырьне һәм Фәнис Яруллинның туган тел турында шигырен укыды.

Иң соңгы булып микрофон янына гомере буена нефтьче булып эшләгән Габдулла Нургалиев чыкты.

Күргәнегезчә, Шигърият бәйрәмендә төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре булган кешеләр катнашты.

Тукайга һәм Туган телгә мәдһия җырлаган бәйрәмне “Баулы-информ” журналисты Айгөл Хөсәенова белән Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Фәридә Зыярова алып барды.

Бәйрәм гадәткә кергәнчә аягүрә басып “Туган тел” җырын башкару белән төгәлләнде. Баулының моңлы җырчылары Гөлнара Абдуллина белән Ленар Солтанов башлап җырладылар.

Бәйрәм бик матур узды, ул шулай булсын өчен табигать тә тырышты сыман: синоптиклар карлы яңгыр вәгъдә итсәләр дә, бәйрәм күгендә кояш балкыды, зәп-зәңгәр күктәге ак болытлар шагыйрьләрне илһамландырырлык дәрәҗәдә матур иде.

Ләйсән Галимова фотосүрәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев