Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Транспорт министры Баулы районында эш сәфәрендә булды

Бүген Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Баулы районына килде, Казан-Оренбург автоюлының Баулы участогында юл эшләре барышы белән танышты һәм шәһәр транспорт предприятиеләренең берсендә хезмәт коллективы белән аралашты.

Транспорт министры Ленар Сафин юл хезмәте хезмәткәрләренең эш шартлары һәм хезмәт хаклары белән кызыксынды.

Аннары министр шәһәребездәге быел 70 еллык юбилеен билгеләп үтә торган транспорт предприятиесендә булды. Предприятиенең караганнан соң, коллектив белән очрашты.

Ленар Сафин автотранспорт предприятиесенең шундый яхшы дәрәҗәдә сакланып калынуына, предприятие җитәкчелегенең Татарстанда гына түгел, республикадан читтә дә эш күләме таба алуына уңай бәя бирде. Республиканың нефть сәнәгатен транспорт белән тәэмин итүгә зур өлеш керткән өчен, коллективка рәхмәт тапшырды.

Предприятие ветераны Шакир Сафинга – “ТАССР оешуга 100 ел” медале, машина йөртүчеләр Владимир Осиповка һәм Наил Фәершинга “Баулы районы оешуга 90 ел” медальләре тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев