Тормыш сөючән ветеранга 95 яшь тулды
Баулы районында олуг юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәрне өйләренә барып тәбрикләү матур традициягә әверелде. Баулыда яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мәҗит Вахитовны да 95 яшьлек юбилее белән кызы, оныклары һәм оныкчыклары гына түгел, район җитәкчелеге дә котлады.
Мәҗит Вахит улы олуг юбилеен кызы, оныклары һәм оныкчыклары янәшәсендә күтәренке кәеф белән каршы алды. Иртәдән үк, Бөек Ватан сугышында җиңүнең юбилей медальләре һәм хезмәт ветераны медале тагылган костюмын киеп, кунаклар көтте. Аны Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина да тәбрик итте, ил президентының котлау открыткасын һәм бүләк тапшырды.
Мәҗит Вахитов тумышы белән Мөслим районыннан. Ул кечкенәдән ятимлек ачысын татып үскән: 11 яшендә әнисе вафат булган, әтисе дә яшьли үлгән. Аның яшүсмер еллары авыр сугыш чорына туры килгән, кечкенәдән авыр хезмәткә җигелгән ул.
“Сугыш башлангач, бөтен кыр эшләре безнең кулга калды. Караңгыдан караңгыга кырда балалар, яшүсмерләр һәм хатын-кызлар эшләп йөрдек. Дүрт класс укыгач, миңа укуны да ташларга туры килде, күрше авылга йөреп укып булмады”, – дип искә ала ул чакларны Мәҗит ага.
Аны 18 яшьтә армиягә алалар, Якутиядә 4 ел хезмәт итеп кайта ул. Аннары язмыш җилләре аны Төркмәнстанда, Казахстанда йөртә. Әлмәткә кайтып, шоферлар курсында укып, чирек гасырдан артык Баулыда пассажирлар автотранспорт предприятиесендә машина йөртүче булып эшли. Аның гомуми хезмәт стажы 45 елга якын. Тормыш иптәше Миңсылу белән 50 елга якын бергә гомер итеп, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Йорт салып чыгып, күпләп мал-туар, кош-корт асрап яшиләр.
“Гомер буе эшләдем мин, – ди юбиляр. – Маллар тоткач, җәй буе урманнан кайтып кермәдем, печән чаптым. Аның каравы, өстәлдән ите, сөте, каймагы өзелмәде”.
Кызганычка каршы, 50 елга якын дус-тату гомер иткән тормыш иптәше, авырып, 19 ел элек вафат була. Мәҗит ага бала кайгылары да кичерә: улы һәм кызы мәрхүм була. Бүгенге көндә юбиляр, оныклары һәм оныкчыкларына сөенеп, кызы Резеда гаиләсендә гомер итә.
“Тормышым әйбәт минем, – дип шөкер итә ветеран. – Рәхмәт минем кияүгә, кызга, алар мине бик карыйлар. Пенсия бирәләр, тормыш әйбәт”.
“Әти белән әни бик тату яшәделәр. Хезмәтне яраттылар алар. Безне дә хезмәтне яратырга өйрәтеп үстерделәр, – ди юбилярның кызы Резеда Асылгәрәева. – Әни вафатыннан соң, ике елдан әтине үзебезгә алдык. 17 ел ул безнең белән яши. Дүрт буын вәкиле бер түбә астында гомер итәбез. Оныклары һәм оныкчыклары, бабай дип, өзелеп торалар. Безнең әти гомере буе хезмәтне юлдаш итте. Озын гомерле булу сере дә гел хәрәкәттә булуда, дип уйлыйм мин. Әле менә ике ел гына эшләми бакчада. Без эштән кайтуга бөтен җирне ялт иттереп куя иде. Былтыр инсульт кичерде. Бер айдан энем үлгәч, язвасы ачылып, ашказанына катлаулы операция ясатты. Врачлар да ышанмаган иде исән калуына. Аллага шөкер, әти исән-сау, әти яши. Тормышны бик ярата, яшәү дәрте көчле аның”.
Мәҗит Вахитов үзе дә озын гомерле булуының серен хезмәтне юлдаш итүдә күрә. Ул бүген дә тик торырга яратмый. Көн дә күнегүләр ясый, үзе ишегалдына, урамга чыгып йөри. Ел саен Җиңү парадына, митингларга бара
Юбилярның тырыш хезмәте мактау грамоталары, Бөек Ватан сугышында җиңүнең юбилей медальләре белән бәяләнгән.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев