Терлекләрне кышлатуга – хуҗалыкта аерым игътибар
Район хуҗалыкларында мөһим чор башлана – терлекләрне кышлату. Терлекчелек продукциясе җитештерү буенча төп күрсәткечләрнең үтәлүе әлеге чорны уңышлы уздыруга турыдан-туры бәйле. “Миңнуллин” хуҗалыгында да терлекләрне кышлатуга җаваплы карыйлар – терлек биналары төзек, җитәрлек күләмдә мал азыгы әзерләнгән.
Хуҗалыкта барлык кыр эшләре уңышлы тәмамланган. Бөртекле һәм азык культуралары, шул исәптән соңрак техник үсемлекләр дә, вакытында җыеп алынган. Алдагы кышны җитәрлек күләмдә запас мал азыгы белән каршы алалар. Биредә шартлы бер баш терлеккә 35 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Бүгенге көндә хуҗалыкта 2300 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 700 сыер исәпләнә. Көнлек сөт савымы якынча 10 тонна тәшкил итә.
– Ел башыннан бүгенге көнгә якынча 4000 тонна сөт җитештердек, узган ел белән чагыштырганда без бу вакытка 500 тоннага күбрәк сөт савып алганбыз. Бездә өч товарлыклы-сөтчелек фермасы бар, аларның барысы да уңай күрсәткечләр белән эшләде. Минемчә, кышка да шундый яхшы күрсәткечләр белән керәбез һәм дәвам итәчәкбез, – дип сөйләде “Миңнуллин” хуҗалыгы җитәкчесе Генадий Миңнуллин.
Ике ел элек районда беренчеләрдән булып әлеге хуҗалыкта мал азыгы эшкәртү-әзерләү үзәге эшли башлады. Аның аша көн саен 35-40 тонна мал азыгы үткәрәләр. Әзерләү вакытында азык төрләнә, тулы рационлы катнашмалар белән баетыла, шулай ук азыкның сыйфаты яхшыра.
– Азыкны монопараметрлар буенча баланслыйбыз, силос, сенаж, концентратлар, тоз, акбур патока (бәрәңге яки чөгендер балы) өстибез, – дип аңлатты “Миңнуллин” хуҗалыгының баш зоотехнигы Вячеслав Фомин.
Кыш көне яшь малларны кайгырталар, бигрәк тә аларны ашатуга аерым игътибар бирелә. Бозаулар караучылар малларны ашату һәм эчертү кагыйдәләрен төгәл үтиләр.
– Кечкенә бозауларга ике айга кадәр махсус азык бирәбез, аннары фураж, ике айга кадәр сөт эчерәбез, ә аннан соң сөт урынына җылы су бирәбез, – дип сөйләде бозау караучы Светлана Мокеева.
Хуҗалыкта маллар өчен барлык шартлар тудырылган, мал азыгы җитәрлек. Шуңа күрә аларга булачак салкыннар да куркыныч түгел.
Кышкы чорда хуҗалыкта яшь малларны ашатуга зур игътибар бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев