Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Теркәүчеләр йортлар һәм фатирларны тикшерә

2020 елның октябрендә илебездә халык санын алу үткәреләчәк.

Шуңа бәйле рәвештә, 2019 елның 1 августыннан 30 августына кадәр адреслар исемлеген актуальләштерү буенча әзерлек эшләре башкарылачак, бу – әзерлек эшләренең мөһим этапларыннан берсе. Йорт адреслары һәм картографик материал исемлекләрен актуальләштерү халык санын алуны үткәргәндә халык санын исәпкә алуның тулылыгын тәэмин итә. Теркәүчеләр,  йортларны карап чыгып, үзләренең маршрут битләрендә һәм картографик материалда күрсәтелгән белешмәләрне чагыштырып карыйлар.  Теркәүче күп фатирлы йортларда торак биналарның (фатирларның) санын тикшерә. Тикшерү шулай ук йорт подъездында күрсәтелгән фатирларның санын торак фатирлар белән чагыштыру юлы белән башкарыла. Йортларны йөреп чыгу барышында офис өчен җиһазландырылган фатирлар, хезмәт биналары, чәчтарашханәләр, кибетләр һәм башка объектлар табылса, бу бинаның милекчесе ачыклана. Теркәүчеләрнең үзләре белән паспортлары һәм теркәүче таныклыклары булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ