Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы хуҗалыкларында техника кышкы саклауга әзер

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы таләбе нигезендә авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә техниканың кышкы саклауга куелуына, киләсе елның язгы кыр эшләренә әзерлеккә бәя бирелде.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының инженер-техник тәэминат бүлеге начальнигы Ришат Булатов җитәкчелегендәге комиссия үз эшен “Кызылъяр” җәмгыятенең машина-трактор паркында башлап җибәрде.

 “Кызылъяр” хуҗалыгында бар техника кышкы саклауга куелган. Биредә комиссия бөртек суктыру комбайннарының, азык әзерләү техникасының, чәчкечләрнең, туфрак эшкәртү агрегатларының саклану шартларын бәяләде.

Белгеч билгеләп үткәнчә, ачык һавада торганда, техниканың бөтен резина әйберләре кояшта таркала. Тәгәрмәчләрдә басым да югары булмаска тиеш. Каешларны бушатырга, тышта саклаган очракта, техниканың резина әйберләрен алып куярга кирәк. Барысы да чистартылган булуы мөһим.

Ришат Булатов сүзләренчә кояш булмаган җирдә техника дымнан тутыга. Шуңа күрә комбайннарның, чәчү агрегатларының кар керердәй җирләре капланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев