Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татарстанда яшь парларның бала таба алмаулары зур проблемага әйләнә бара

Ярый әле хәзер аларга ярдәмгә килә алырдай алдынгы технологияләр бар. Агымдагы елда гына да республика буенча 1230 гаилә ЭКО процедурасын бушлай узуга квота алган. Ә чиратта тагын 5 мең пар тора икән (узган ел да шулай ук булган).

ЭКО үткәрелгәндә дә әле беренче тапкырдан соң ук процедураның нәтиҗәлелеге 35-40 процент кына тәшкил итә. Икенче-өченче тапкырда авырга калу ихтималы арта төшә икән.

Экспертлар әйтүенчә, авырга уза алмауның сәбәпләре бик күп. Бу - зарарлы гадәтләр дә, начар экология дә, стресслар да, төрле авырулар да. Хәзерге заманда кызыклы бер тенденция күзәтелә, ди белгечләр. Парның бала таба алмавында хатын-кызларга караганда еш кына ирләр гаепле. Монда инде өстә санап үтелгән сәбәпләргә ирләрнең күп сыра куллануы да өстәлә. Әле гаджетларның тәэсире ахыргача өйрәнелмәгән, ди табиблар.

Бүген Казанның түләүле клиникаларында ЭКО якынча 150 мең сум тора. Аңа әзерлек процессы биш айга кадәр сузылырга мөмкин.

Чыганак: almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев