Татар Томбарлы авылында мәчет яны лагере эшли
Балаларның җәйге каникуллары чорында, мәктәп яны, ишегалды лагерьлары белән беррәттән, мәчетләрдә дә балалар өчен атналык ял оештырыла.
Ял итү һәм сәламәтләндерү атналыклары шәһәр мәчетләрендә генә түгел, авыл мәчетләрендә дә үтә. Мәсәлән, Татар Томбарлы авылы мәчетендә уннан артык кыз бала өчен махсус ял программасы әзерләнгән.
Оештыручылар Оксана Зиһаншина һәм Татар Томбарлы авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казандагы Россия Ислам университетының икенче курс студенткасы Әдилә Шагалиева сүзләренчә, көн дәвамында утызар минуттан торган өч уен-дәрес, викториналар, төрле конкурслар, хәрәкәтле уеннар, спорт бәйгеләре, экскурсияләр үткәрелә.
Башка лагерьлардагы кебек үк, бирегә килгән балалар кайнар төшке аш белән тәэмин ителгән. Оештыручы кызлар изге гамәлне үз акчаларына башкаралар.
Сүз уңаеннан, шундый ук ял атналыкларын август аенда Мортаза һәм Хәнсевәр авылы мәчетләрендә дә үткәрергә планлаштырыла.
Фото: Татар Томбарлы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев