Татар Кандызы мәктәбе укучысы төбәкара конкурс-фестивальдә катнашты
Татар Кандызы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Адель Хәлиуллин шушы көннәрдә Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач" X төбәкара конкурс-фестивалендә катнашты.
Конкурс-фестиваль Казан шәһәренең 24нче музыка мәктәбендә узды. Адель вокал-соло номинациясендә катнашкан һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына лаек булган. Малай кечкенәдән җырларга, биергә ярата, төрле конкурсларда уңышлы катнаша.
Чыганак: http://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1595487.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев