Татар Кандызы авылында янгын чыккан йортта ир-ат мәете табылган
Янгын 72 кв.метр мәйданга зыян китергән.
Бүген төнлә Баулы районы Татар Кандызы авылында ташландык йортта янгын чыккан. Анда ир-ат мәете табылган.
Янгын сүндерүчеләр кеше яшәми торган йортны тулысынча янгын чорнап алуын ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янган йортның хәрабәләрен тикшергәндә 61 яшьлек ир-атның мәете табылган.
Янгын 72 кв.метр мәйданга зыян китергән. Янгын чыгу сәбәпләрен тикшерәләр.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Подробнее: http://bavly-tat.ru/news/tema-dnya/v-bavlinskom-sgorevshem-dome-nashli-telo-pogibshego-muzhchiny
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев