Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыенында Баулы районы вәкилләре дә катнашты

Россия Федерациясе төбәкләренең татар авыллары эшкуарларының V бөтенроссия җыены Казанда өч көн дәвам итте.

Соңгы көнне «Корстон» комплексында Россиянең 36 регионыннан 700ләп кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар.

Пленар утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов җыенда катнашучы эшкуарлар оештырган күргәзмәне карады. Президентка хәләл продукция, сөтле продукцияне, халык һөнәре товарларын күрсәттеләр.

Утырыш барышында Россиянең төрле регионнарыннан килгән эшкуарлар эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм кайбер проблемаларны билгеләделәр. Аерым алганда, кече бизнеска льготалы кредит бирү мәсьәләсен, авыл эшкуарларына ярдәм итү программаларында катнашу мәсьәләләре, импортны алыштыру программасында каралган бурычларны хәл итү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Бу турыда ТР президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

- Бүген кызыклы чыгышлар булды, аларның берсе дә игътибарсыз калмый, - дип ышандырды президент. Ул искәрткәнчә, җыенда 700 ләп кеше катнаша, ләкин катнашырга теләүчеләр 10 мәртәбә артык иде.

- Без ватандашларыбыз белән горурланабыз һәм кайда гына булсалар да, аларга ярдәм итәргә тырышабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан президенты фикеренчә, эшкуарлар гаять мөһим бурычны үтиләр - татар авылы саклануга ярдәм итәләр, ә бу - туган телебез, мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребезнең саклануы.

Фото: ТР президенты матбугат хезмәте


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев