Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Табигатьнең чисталыгы үзебездән тора

Шәһәрдәшебез Фәридә Зыярова, “Баулы-информ” редакциясенә мөрәҗәгать итеп, Трёхгорка янындагы урман зонасының экологик хәле өчен борчылуын белдерде.

Шәһәрлеләр ял иткәннән соң урманның нинди хәлдә калуын үз күзләребез белән күрү өчен, дүшәмбе иртән Фәридә Зыярова белән урманга бардык. Без “вертолётка”дан сукмак буйлап “Нефтьче-2” бакчачылык ширкәте ягына таба юл тоттык. Бар җирдә – матурлык, яшеллек, чәчәкләр, кошлар сайрый, тик аяк астына карауга, шунда ук кәеф төшә. Нәрсә генә юк анда: салфетка, кәгазь кисәкләре һәм, билгеле инде, шешәләр, алар монда бихисап. Бу чүплек биредә кеше булып киткәнне дәлилли.

– Шәһәребез янында матур урманнар күп. Тик, кызганычка каршы,  инде күптәннән килүче проблема бар – урманга кереп, андагы матурлыкны күрүгә, аяк астына карыйсы да килми, чөнки анда шешәләр, кәгазьләр, тартмалар аунап ята, алар – җирле маргиналлар эзләре, – ди Фәридә Зыярова. – Трёхгорка территориясендә ел саен өмәләр үткәреп торсак та, кызганычка каршы, биредә хәл үзгәрми, чүплекләр кабат хасил була. Урман буйлап йөрсәң, чүплекләр байтак. 

Әңгәмәдәшебез әйткәнчә, бу чүплекләрне күрмәмешкә салышып үтәргә дә булыр иде. Тик, төптән уйлап карасак, бу чүпләр шул килеш ятса, якындагы йөз еллыкта череп бетмәсә, матур шәһәребез өчен күңел әрни. Үзебез Баулы белән горурланабыз, үзебез үк аның матурлыгына зыян салабыз.

Без урманда чагында, ял итүчеләрне күрмәдек. Шулай да урманга таралган чүпләр аларның күптән түгел биредә булып китүләре турында сөйли. Күрәсең, май бәйрәмнәрендә, янгынга каршы махсус режимны бозып, күңел ачучылар булган.

Урманнарны саклау инженеры Владимир Джусоев янгынга каршы махсус режим турында сөйләде.

 –   Барыбыз да табигатьне, саф һаваны, урманнарны яратабыз, анда ял итү өчен шартлар яхшы. Тик ул шартларны саклар өчен, андагы тәртипне сакларга кирәк. Шул максаттан, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәр өчен, Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. 12 майда шул хактагы карар дөнья күрде. Карар нигезендә, бу чорда урманнарга бару, транспорт чаралары керү чикләнә. Шулай ук ел саен язын һәм көзен “Татарстанның чиста урманнары” акциясе үткәрелә. Быел бу икеайлык 19 апрельдән 19 июньгә кадәр уза. Бу вакытта урманнарны чистартабыз, рейдларга чыгабыз. Санитар иминлекне сакламаган өчен, урманнарны пычраткан өчен, шулай ук бу территорияләрне чистарту чараларын күрмәгән өчен, гражданнарга биш мең сум күләмендә штраф каралган.

Кызганычка каршы, урманнардагы чүплек үзе генә беркая да китми. Тиз арада җыештырмасаң, көзгә кадәр ул үлән белән капланачак. Урманнарыбызның чисталыгы һәм матурлыгына битараф булмаган баулылар, өмәдә катнашып, урманда тәртип урнаштыра ала. Өмә иртәгә, 22 майда, 8 сәгать 30 минутта Трёхгорка янында булачак.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев