Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Табибларга акча бирмәгез

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хастаханәләрдә коррупция очракларын киметүгә аеруча зур игътибар бирә. Алга китеш тә юк түгел: соңгы өч ел эчендә республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләрендә коррупция белән очрашкан затлар саны якынча 15 процентка кимегән.

Әлеге мәгълүмат «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды. Чара Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Сәламәтлек миниcтрлыгының коррупциягә каршы көрәш эшчәнлегенә еллык нәтиҗә ясауга багышланды.


Ялган дипломнар фаш ителә


- Россиядә коррупция белән бәйле килешүләр күләме берничә миллиард сум тәшкил итә. Бу - бюджеттан китә торган акчалар түгел, ә бер кеше кесәсеннән икенчесенә күчеп йөри торганнар. Мәсәлән, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле терапевтка, ә терапевт ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирә ди... Нәтиҗәдә, түгәрәк йомыла. Шуңа күрә әлеге афәт белән көрәшү өчен барча идарәчелек һәм оешмаларның хәбәрләшеп эшләве кирәк, - дип башлады сүзен Татарстан президентының коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гафаров сүзләренә караганда, агымдагы елда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә ришвәтчелеккә каршы көрәш аеруча көчәйтелгән. Ике хезмәткәрнең ялган дипломнар ярдәмендә эшкә урнашканлыгы ачыкланган. Алар тиз арада эштән азат ителгән.
- Әлеге тармакта эшләүче җитәкчеләрнең керем һәм чыгымнары белән бәйле мәгълүмат та тикшерелеп тора. Быел махсус тикшерүгә эләккән хезмәткәрләр саны 59 булды. Нәтиҗәдә, аларның берсендә дә закон бозу очраклары ачыкланмады, - дип белдерде министр урынбасары.


Стереотиплар комачаулый


Әлбәттә, халыкны сәламәтлек саклау тармагындагы коррупция очраклары белән бәйле вәзгыять аеруча кызыксындыра. Ник дигәндә, сәламәтлек саклау оешмаларына кешеләр бигрәк тә еш мөрәҗәгать итә бит. Шуңа күрә биредә коррупция очраклары теркәлү куркынычы да күпкә зуррак. Моның шулай булуын махсус сораштырулар да раслый. Бу тармакта алга китешнең зур булуы аеруча сөендерә.
- Министрлар кабинеты каршындагы социаль-икътисади тикшеренүләр комитеты тарафыннан уздырылган сораштырудан күренгәнчә, хәзерге вакытта республикада халыкның якынча 52 проценты хастаханәләрдә ришвәтчелек белән очраша. Әлбәттә, бу шактый зур сан. Шулай да, 2012 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, бу - күпкә азрак. Ул чагында сәламәтлек саклау учреждениеләрендә коррупция очракларына тап булган кешеләр саны 65 процент булган, - дип аңлатты сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов.
Сәламәтлек саклау тармагындагы ришвәтчелек белән көрәштә нәрсә комачаулый соң? Беренче чиратта, бу - халык арасында таралган стереотиплар. Күпләр табибларга, һичшиксез, акча бирергә яки рәхмәт әйтергә кирәк дип саный һәм ялгыша. Шундый ук ялгыш фикер табибларның үзләренә дә хас. Алар һаман да кешедән ниндидер бүләк өмет итә.


Һичшиксез, ярдәм итәчәкләр


- Өстәвенә, пациентларның күбесе үзенең хокукларын төгәл белми. Сәламәтлек саклау тармагына кадрлар җитмәү мәсьәләсе дә үзен сиздерә. Болар барысы да тармакта коррупция очраклары барлыкка килү куркынычын арттыра, - дип дәвам итте сүзен министр урынбасары.
Хәзерге вакытта җаваплы идарәчелек ришвәтчелеккә каршы көрәшне көчәйтү буенча актив эшчәнлек алып бара. Һәрбер сәламәтлек саклау учреждениесендә махсус телефоннар урнаштырылган. Теләге булган һәркем махсус үзәккә шалтыратып, үзенең проблемалары белән уртаклаша, теге яки бу табиб турында мәгълүмат калдыра ала. Телефон номерларын исә һәр хастаханәнең мәгълүмати стендларында табып була.
- Оялырга, читенсенергә кирәкми. «Телефон алучы булмас», «барыбер ярдәм итмәячәкләр» дип уйламагыз. Мин сезне ышандырам: сезгә ярдәм итәчәкләр, - диде Илдар Фатыйхов.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев