Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Студентлык Баулы кызына яңа мөмкинлекләр ачкан

Бүген, 25 гыйнвар көнне, Россиядә студентлар бәйрәме билгеләп үтелә. Мәкаләбез герое – Баулы кызы, бүгенге көндә аграр көллияттә белем алучы Әдилә Ситдыйкова.

4нче гимназияне тәмамлаган Әдилә Ситдыйкова инде икенче ел аграр көллияттә пешекче-технолог һөнәрен үзләштерә. Әлеге һөнәрне сайлавына авыруы (диабет) йогынты ясаган.

– Авыруым сәбәпле, миңа дөрес туклану, шикәр һәм крахмал булмаган ризыклар белән туклану зарур, – дип башлады сүзен студент кыз. – Биредә файдалы ризыкларны дөрес итеп әзерләргә өйрәнермен, туклану һәм төрле азык-төлек турында күбрәк белермен дип уйладым, Һәм мин ашарга әзерләргә бик яратам.

Әдиләгә көллияттә уку җиңел бирелә. Аның сүзләренчә, укытучылар һәрвакыт яхшылап аңлаталар.

– Студент булгач, мин үземне тагын да үсеп киткәндәй тойдым, үз-үземә ышаныч артты. Өстәвенә студент тормышы күңелле һәм күптөрле, күңелсезләнеп утырмыйбыз, – ди ул. – Дөрес, былтыр өйдә укырга туры килде, кыенрак булды.

Әдилә Ситдыйкова 2020 елның октябрендә Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында үткәрелгән “Абилимпикс” һөнәри осталык төбәк чемпионатында “Пешекче эше” компетенциясе буенча чемпионатта катнашкан.

– Вакыт аз иде – өч көн генә әзерләндек, – дип сөйләде кыз. – Мин конкурс кысаларында бер сәгать эчендә булгур һәм кызыл соус белән шницель әзерләдем. Бик дулкынландым, ризыкны тәкъдим иткәндә кулларым калтырады. Кызганычка каршы, урын алмадым, шулай да зур тәҗрибә алдым.

Әдиләдән студентлар көнен ничек билгеләп үтүе белән дә кызыксындык.

– Студентлар көнендә чәй табыны әзерлибез, бер-беребезне котлыйбыз. Былтыр безнең өчен күңелле конкурслар оештырганнар иде. Кызганыч, бу көнне ял бирмиләр, – дип җавап бирде кыз.

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев