Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Соцконтракт буенча эшкә урнашып була

Безнең районда “Демография” илкүләм проекты кысаларында дәүләт ярдәме тормышка ашырыла – аз тәэмин ителгән гражданнарга ярдәм итәргә юнәлтелгән социаль контракт төзелә. Быел баулылы Айгөл Идиатуллина, соцконтракт рәсмиләштереп, “Шәфкать” үзәгенә эшкә урнашкан.

Быел Баулы районында 17 социаль контракт рәсмиләштерелгән.

Соцконтракт нигезендә тәкъдим ителүче һәм социаль пособие формасындагы дәүләт социаль ярдәме эшкә урнашу, алга таба эшкә урнашу өчен яңадан белем алу, шәхси эшмәкәрлек яки үзмәшгульлек белән шөгыльләнү кебек чараларны тормышка ашыру өчен күрсәтелә. Шулай ук ялгыз ана соцконтракт нигезендә атаны ачыклауга документлар һәм алиментка документлар тапшыра ала.

Мәсәлән, быел бер кеше шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән, һәм аңа үз эшен ачар өчен 50 мең сум бүленгән. Ун кеше соцконтракт нигезендә эшкә урнашкан. Алты кеше башка чараларга соцконтракт рәсмиләштергән.

23 яшьлек баулылы Айгөл Идиатуллина да өч ай элек соцконтракт рәсмиләштергән. Ул “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә эш башкаручы булып урнашкан һәм ай саен хезмәт хакына өстәмә рәвештә 10 мең 85 сум күләмендә пособие ала.

Айгөл агымдагы ел төгәлләнгәнче ай саен социаль яклау бүлегенә эш урыныннан белешмә алып барырга тиеш. Бу шарт үтәлсә, ул 2020 елның 30 декабренә кадәр пособие алачак.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев