Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Социаль учреждениеләр бүләк сертификатлары алдылар

Үзизоляцияләү чорында җаваплы депутатлар һәм бизнесменнар ярдәме белән эшләп килүче хәйрия фондлары өлкән яшьтәге кешеләргә, аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, аз керемле гражданнарга һәм эшсезләргә ярдәм кулы суздылар.

Баулыдан ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов инде күп еллар Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына, күп балалы гаиләләргә, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итә. Ул төзегән «БлагоДарение» хәйрия фонды коронавирус эпидемиясе чорында да читтә калмады. Волонтерлар мохтаҗларга азык-төлек җыелмаларын алып килделәр. Волонтерларның үзләре өчен, бу катлаулы вакытта ялсыз эшләүчеләр өчен кайнар ашлар оештырылды.

Быел Балаларны яклау көне уңаеннан «БлагоДарение» хәйрия фонды Баулының «Шатлык» мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәгенә һәм «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына бүләк сертификатлары тапшырды.

 "Самоизоляция күпләрнең - балаларның да, өлкәннәрнең дә планнарын үзгәртте. Әмма балалар бәйрәмнән мәхрүм ителмәсен өчен без кулдан килгәннең барысын да эшлибез, - диде бүләкләрне тапшырганда, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов. - Балалар мөмкин кадәр озаграк ваемсыз, күңелле, шатлыклы һәм сәламәт булсын".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев