Сораулар бирергә мөмкин
26 июль көнне Баулы районында “Бердәм Россия”нең үзйөрешле кабул итү бүлмәсе эшләячәк.
Искә төшерәбез, шундый алты кабул итү бүлмәсе июнь аенда ук эшли башлаган иде. Активистлар сентябрь аена кадәр республикада яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр кабул итәчәк. Үзйөрешле кабул итү бүлмәсенә һәр баулылы мөрәҗәгать итә, проблемасы белән уртаклаша, депутатлыкка кандидатларга наказ яки сорауларын бирә ала.
Сәгать 10да кабул итү Кызылъярда, 13 сәгатьтә – Александровкада, ә 15 сәгатьттә Кырымсарай авылында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев