Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Сәләтләргә чикләр юк

Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында “Минем җырым сиңа, туган ягым” дип исемләнгән үзешчән сәнгать смотры узды. Беренче көнне жюри алдында нефтьчеләр чыгыш ясаса, икенче көнне бюджет оешмалары сәхнә тотты.

“Баулы-информ” корреспонденты мәдәният йортына килеп кергәндә сәхнә арты умарта күче кебек гөж килә иде. Башка өлкәдә күрергә күнеккән кешеләр бүген чын артистларга әйләнгән. Төркем-төркем булып урнашкан оешма вәкилләре иҗади конкурска ныклап әзерләнгән. Кемдер җыр кабатласа, кемнәрдер бию алымнарын искә төшерә, кызлар исә чәч-каш төзәтү белән мәшгуль иде.

– Башка мәктәп укытучылары белән берничә көн ныклап әзерләндек,– ди икенче мәктәпнең педагог-оештыручысы Екатерина Архипенко. – Һәр репетиция бик авыр барды дисәң дә, артык булмас. Без профессионал биючеләр, артистлар түгел, тик шулай да бик тырышып әзерләндек. Безнең эшчәнлегебез төрле, без ниндидер моментларга иҗади яктан якын килә алабыз. Ә инде үз талантларыбызны, сәләтләребезне күрсәтеп азрак күңел ачу, безгә дә бер дә комачауламас.

Балалар бакчасында музыка җитәкчесе вазыйфасын үтәгән Гөлия Фатыйхова сәхнәдә чыгыш ясарга ярата икән, ул әлеге смотрга бик теләп килгән.

– Атнасына ике тапкыр гимназиягә барып репетицияләр ясадык, – ди Гөлия. – Җыр сайладык, җырны ике тавышка бүлдек. Һәрберебез үз партияләребез буенча өйдә дә шөгыльләндек. Без укытучылар, тәрбиячеләр балалар белән эшлибез, безнең үзебезнең талантларыбыз бар, үзебезнең дә сәхнәгә чыгасы килә. Безнең өчен бу стимул булып тора, шундый конкурслар күбрәк оештырылсын иде.

– Чара ТАССРның 100 еллыгына, районыбызның 90 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана, – ди мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова. – Жюри әгъзалары хореография, нәфис сүз, вокаль ансамбльләр  һәм конферансье номинацияләре буенча бәяли. Кичә нефтьчеләрнең чыгышын карадык, искиткеч матур булды. Коллективлар барысы да бик яхшы әзерләнгән.

Бу юлы районның мәгариф, социаль яклау, яшьләр эшләре бүлекләре, аграр көллият студентлары чыгыш ясады. Иң беренче булып сәхнәгә районның мәгариф бүлеге хезмәткәрләре чыкты. Укытучылар, тәрбиячеләр бу көнне моңлы җырлар, дәртле биюләре белән шатландырды. Катнашучы оешмаларның һәрберсенең чыгышы Бөек Ватан сугышы елларына, районыбыз үсешенә кагылган иде.

Балаларга белем бирүче укытучыларның моряк биюләрен залда утыручы бар тамашачы күтәреп алды, рәхәтләнеп кул чапты. Үзләренең чыгышлары барышында Ана ролен башкарган Елена Елисееваның сәнгатьле укуы күңелләргә хуш килде. Халык ике тавышка җырлаган моңлы укытучыларның чыгышын да үз итте.

Социаль яклау бүлеге вәкилләренең чыгышында төрле милләт халкының дуслыгы чагылыш тапты. Алар чыгышларын чуаш, татар, удмурт, рус биюләре белән башлап җибәрделәр. Үзешчәннәр тарафыннан сәнгатьле итеп шигырь укулар, дәрле җырлар башкарылды.

Аграр көллият укучылары да чарага тырышып әзерләнгән. Укытучылары да чыгыш ясады, Азиза Сәлимованың укучылары белән бер дулкында булуын күрә тамашачыларны шатландырды.

Иң соңгы булып сәхнәгә иң талантлылар чыкты дисәм, дә һич артык булмас. Сүзебез районның яшьләр эшләре бүлеге вәкилләре турында. Алар тамашачыларга режиссер Станислав Ростоцкийның “А зори здесь тихие” фильмы сюжеты буенча сәхнәләштерелгән “Бөтенебезгә бер Җиңү” («Победа – одна на всех») театральләштерелгән тамашаны тәкъдим иттеләр. Әлеге тамаша Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Янып торган, берсеннән берсе чибәр кызлар үз рольләрен үтә дә оста башкардылар. Әлеге тамаша бик күпләрнең күзләрен яшьләндереп, ерак сугыш елларына алып китте. Яшьләрнең чыгышын залда утыручылар басып алкышлады.

– Бар коллективларга да олы рәхмәтемне җиткерәсем килә, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина. – Шул кадәр эмоцияләр кичерергә туры килде, хәтта күзләр дә яшьләнде. Илебез, республикабыз, туган ягыбыз, талантлы үзешчәннәребез өчен горурланып, шатланып утырдым. Катнашучылар – гади укытучылар, тәрбиячеләр, социаль хезмәткәрләр, аларның җыр, биюдән башка профессиональ бурычлары да бар. Алар профессиональ хезмәтләрен тиешле дәрәҗәдә башкаралар, иҗатта да үзләрен бик яхшы күрсәттеләр.

Конкурска йомгак ясап, жюри бердәм фикергә килде: яшьләр эшләре бүлеге коллективы шәһәр смотр-конкурсының җиңүчесе дип табылды. Икенче урын мәгариф бүлеге коллективына бирелде, ә өченче мактаулы урынга социаль яклау бүлеге коллективы лаек булды. Катнашкан өчен диплом белән Баулы аграр көллияте коллективы бүләкләнде.

– Чын күңелдән, рәхәтләнеп концерт карадым, – ди баулылы Лидия Абдуллина. – Бик күп рухи азык алдым. Афәрин, барсы да булдырды!

Ике сәгатьтән артык барган концерттан соң халык якты тәэсирләр һәм ачышлар алып өйләренә ашыкты.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев