Шигырьләре – күңел юанычы
Бүген Кулланучылар кооперациясе көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, кулланучылар кооперациясе отличнигы Нурулла Гайнетдинов турында язма тәкъдим итәбез.
Сугыш чоры баласы
Нурулла Гайнетдинов 1941 елның августында Хәнсевәр авылында ике балалы гаиләдә туа. Әтисе Нуретдинне Бөек Ватан сугышына алганда, аңа 3 ай гына була. Кызганычка каршы, аннан бер хат та килми, хәбәрсез югала. Әнисе Гатифә ике баланы берүзе үстерә.
– Безнең әни бик тырыш иде, колхозда ат белән дә эшләде, үгезләр җигеп тә эшләде, озак еллар биатасы (сигез ел сукыраеп яшәгән) белән бианасын да карап-тәрбияләп, соңгы юлга озатты, – дип искә ала әнисен Нурулла абый.
Башка яшьтәшләре кебек үк, малай ачлык-ялангачлыкны да күрә.
– Язын, бакчалар кардан ачыла башлауга, өшегән бәрәңге җыярга яланаяк чыгып китә идек, – ди ул. – Нинди генә авыр еллар булмасын, әни сыерны бетермәде. Ачлыктан да шуның сөте саклап калгандыр безне.
Тормыш арбасына кечкенәдән җигелергә туры килә малайга. Туган авылында 7 ел белем алгач, колхозда фермада эшли.
– Ат җигәргә буй һәм көч җитми иде, олы апалар җигеп бирә иде, – ди ул. – Ат белән тирес түгә идек. Кукурузның беренче уңган елы. Аны кар астыннан урак белән ура идек, балта белән чаба идек, менә шулай эшләдек ул заманнарда.
Колхозда бер ел чамасы эшләгәннән соң, күрше Яңа Шалты авылына йөреп, тагын бер ел мәктәптә укый Нурулла. Аннары, хәзерләүче булып эшләүче туган абыйсына ияреп, өйрәнчек булып йөри башлый. Тора-бара бу эшкә яхшылап өйрәнеп китеп, үзе дә ике ел Урыстамак, Николашкино авылларында хәзерләүче булып эшли. 1965 елда Казанның кооперация техникумында ике айлык курсларда белем ала.
Кыз урлау
Хәзерләүче булып эшләгәндә, төрле авылларга эш буенча еш барырга туры килә егеткә. Күрше Оренбург өлкәсе Иске Шалты авылына баргач, клуб сәхнәсендә спектакльдә уйнаган Рәхилә исемле кызга күзе төшә аның. Тәвәккәл егет күп уйлап тормый, икенче көнне дуслары белән барып, аның чишмәгә кер чайкарга барганын саклап торып, урлап та кайта.
– 1967 елның 10 ноябре иде бу, Милиция көне, – дип искә ала ул чакларны Нурулла абый. – Рәхиләнең әти-әнисе килеп җитте, кызны алып китәбез дип. Сөйләштек, ризалыкларын бирделәр. Шул ук көнне никах укыттык, мотоцикл белән Яңа Чүтегә авыл советына барып, язылышып та кайттык.
Бик тә уңган кыз була Рәхилә, колхозда фермага эшкә чыга, лаборант та, ферма мөдире дә була. Читтән торып, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укып чыга. Гаилә 1980 елда Баулыга күченеп килгәч, Рәхилә Мәүләви кызы хәзерләүләр конторасында кассир, икътисадчы, бухгалтер була. Ә авылда 17 ел хәзерләүче хезмәтен башкарган Нурулла Нуретдин улы бу эшен Баулыда да дәвам итә.
– Тире, йон, сөяк, кәгазь, чүпрәк җыя идек. Иске самавырлар да җыеп йөрдек әле, – ди Нурулла абый. – Бергә эшләгән хезмәттәшләр, җитәкчеләр бик әйбәт иде безнең, дус-тату эшләдек.
44 ел хезмәт куеп, 67 яшендә генә лаеклы ялга чыга ул. Тырыш хезмәте күп санлы мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнә. Шулай ук ул “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Кулланучылар кооперациясе отличнигы” күкрәк билгесе, “12нче бишьеллык ударнигы”, “Коммунистик хезмәт ударнигы” билгеләре белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исеменә лаек була.
Тормыш иптәше белән 29 ел бергә гомер итеп, бер кыз үстерәләр Гайнетдиновлар.
– Рәхилә бик әйбәт булды, дус яшәдек, – ди Нурулла абый. – Йөгереп кенә йөри иде инде, эшкә шулкадәрле уңган иде, миңа бик булышты. Гомере генә кыска булды, 47 яшендә үлеп китте. Кан басымы уйный иде аның.
Әнисе вафат булганда, кызлары Гүзәл 7нче сыйныфта гына укый торган була. Нурулла абыйга әти дә, әни дә булырга туры килә, кызына яхшы тәрбия биреп, олы тормыш юлына озата. Хәзер инде ул гаиләле, Нурулла абыйның 3 оныгы бар. Кызы, оныклары белән горурлана ул.
– Кызым бик тырыш, тәртипле булды, мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады, югары белем алды, хәзер Уфа шәһәрендә яши. Кайтып, булышып, хәлемне белеп торалар, рәхмәт аларга, – ди Нурулла абый.
Оныкларына багышлап та шигырьләр яза ул:
Оныкларым – алтыннарым,
Минем вак алмаларым.
Һәр ялларда көтәм сезне,
Алтын баганаларым.
Илһам – юлдашы
Нурулла абый газета-журналлар укырга, кроссворд чишәргә бик ярата, бакчада эшли, тавыклар асрый. Ә күңелендә булган уйлануларын, сөенечләрен, әрнү-сагышларын, тормыш иптәшен сагыну хисләрен шигырь юлларына сала. Беренче шигырен ул 5нче класста укыганда язган.
– Мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрен бик ярата идем, – ди Нурулла абый. – “Әкият” курчак театры директоры Роза Яппарованың әнисе Дилә апа укытты безне. Бик таләпчән, гадел укытучы иде ул. Шулай беркөнне безгә шигырь язып карарга кушты. Бер куплеты әле дә хәтеремдә:
Урманнарда сандугачлар сайрый.
Сандугачлар түгел, былбыл ул.
Озакламый, дуслар, таралырбыз,
Уку дәвере озак түгел ул.
Тик ул башка шигырь язмаган. Ә менә соңгы 5-6 елда иҗат белән мавыга башлаган.
– Көннәр буе уйланып йөри торгач, күңелгә үзеннән-килә алар, – ди Нурулла абый. – Илһам көтмәгәндә дә килергә мөмкин. Бервакыт тавыкларга җим бирергә чыккач, күңелемә шигырь юллар килде дә тиз генә өйгә кереп киттем. Тавык савытын да үзем белән алып кереп киткәнмен, өстәлгә куйганмын, – дип, көлеп искә алды бер шигыре туу тарихын Нурулла абый.
Өлкән яшьтә дә яшәү дәртен, тормыш сөючәнлеген югалтмаган хезмәт ветераны Нурулла Гайнетдинов әнә шулай күңел юанычын шигырь язуда тапкан. Алар аңа яшәргә көч бирә, киләчәккә өмет уята.
Онытылмый
Төшләремә кайчак керәсең дә,
Бәйләп беткән шәлне сүтәсең.
Туганнар да килер, гыйнвар аен,
Әзерләнеп, шулай көтәсең
Өзәкләрне өзеп, бер көй яңгырый,
Җил туздыра карлар очканын.
Сагышлы һәм моңсу бу көйләрдән
Авырая керфек очларым.
Син юк дигәч, башта ышанмадым.
Тыялмадым, акты күз яшем.
Өебезнең бәллүр савыты идең,
47дә генә бит яшең.
Шундый матур тормыш кинәт кенә
Тавыш-тынсыз эзсез югалды.
Ак каенның сары яфраклары
Мин барасы юлга таралды,
Гомерлеккә миңа моң калды.
Гөлдәй матур карашларың,
Озын толым көмеш төсендә.
Гомер буе бергә яшәрбез дип
Әйткән сүзең әле дә исемдә.
Беркемдә юк синдәй сөйкемле йөз,
Була алмас синдәй сылу кыз.
Сине уйлап минем гомер үтә,
Килеп җитә тагын моңсу көз.
Без бит сугыш чоры балалары
Күп әтиләр яу кырында калган,
Ничек түзгән ана йөрәге?
Ялгыз калу бигрәк авыр инде,
Әтиләр бит йортның терәге.
Без бит сугыш чоры балалары,
Бернинди дә ярдәм күрмәдек,
Әни асрый алды бер сыерын,
Сөте булгач ачтан үлмәдек.
Үләннәр дә җыеп ашадык без,
Кырдан җыйдык туңган бәрәңге,
Шуңа өстәп алабута салдык,
Бакчабызда, ярый, бар әле.
Рәхмәт, әни, саклап калдың безне,
Бер кабымны бүлдең икегә.
Ул еллар бит бигрәк авыр булды,
Без күрмичә үстек ипи дә.
Авыр булды сугыш елларында,
Кием иске, бар да ямаулы.
Яшьтәшләрнең бик күбесе үлде,
Калганы да бик аз, санаулы.
Ул елларны искә төшерәм дә,
Бала йоны калка беләктә.
Үскән чакта ач та, ярымшәрә булдык
Ул яралар һаман йөрәктә.
Яшьтәшләрем кимеделәр инде,
Бакыйлыкка күчеп бетәләр,
Ә шулай да исәннәре бар бит,
Хөкүмәттән ярдәм көтәләр.
Без үскәндә сугыш еллары иде,
Авыр булды тормыш тумыштан,
Хәзер “бераз” олыгайдык инде,
Туймый яшик әле тормыштан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев