Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Шәһәребезнең ачык бассейны коену сезонына тулысынча әзер

Һәркем җәйне түземсезлек белән көтәдер, мөгаен. Җәй ул балалар, өлкәннәр өчен дә кояшта кызыну, су коену чоры. Ел саен 1 июньдә су коену сезоны ачыла иде. Тик, коронавирус инфекциясе аркасында, быел су объектларына керү әлегә тыела, сезон ачылу да кичектерелеп тора.

Пандемия вакытында чит илләргә чыгу әлегә мөмкин түгел. Шуңа да баулылар һәм килгән кунаклар өчен шәһәребез бассейны төзекләндерелгән бердән-бер ял итү урыны булып тора. Шәһәребезнең ачык бассейны 1 июньгә су белән тутырылып куелган иде инде. Бассейн да түземсезлек белән күптән инде үзенең килүчеләрен көтә төсле. Башка елларда бу көннәрдә су коенучыларны, ком өстендә кояшта кызынучыларны күреп була иде. Ә быел бөтенләй башкача, күңелсезрәк дисәң дә була. Эш урыныбызның тәрәзәсеннән шәһәр бассейны күренеп тора. Җәй саен халыкның бассейн тирәсендә кайнашканы, су коенуы, бала-чага тавышы күренеп, ишетелеп тора иде. Быел исә бассейн территориясендә кеше сирәк кенә йөри. Аның хәтта зур капкасын ачарга да әлегә рөхсәт юк. Тик шулай да халык бассейн территориясенә койма аша булса да керә. Зур капканың ни өчен ябык булуы белән кызыксынгач, шәһәр җитәкчеләре моның сәбәбен әлегә бассейн территориясендә коткаручылар булмавы белән аңлаттылар.

– Коронавирус пандемиясе аркасында, әлегә шәһәребезнең ачык бассейны ябык, – ди “Баулы-Горсервис” оешмасы директоры Зәкәрия Салахов. – Бассейнда су коену да тыела, киләчәктә күренер, кайчан рөхсәт бирүләре әлегә билгесез. Киләсе атнадан коткаручыларны эшкә алачакбыз. Июнь аенда бассейнда су коенырга ярамаса да, июль һәм август айларында рөхсәт ителер, дип ышанабыз.

Бассейн бүгенге көндә тулысынча әзер. Санэпидемстанция тарафыннан тикшерү уздырылган. Бассейнның суы да дүрт тапкыр хлорланган инде. Җәй буена Роспотребнадзор лаборатор тикшерүләрнең кайберләрен – атнага бер, кайберләрен ике атнага бер уздырып торачак. Бассейн территориясе дә чистартылып, тәртиптә тора.

Шәһәребезгә ямь биреп, үзенә тартып торган ял итү урыны халык өчен тиздән тулысынча ачылыр, дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев