Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Шалты нигә йоклый? Уятырга кирәк

Шалты авылы мәдәният йортында халык җыены үтте. Анда авылның киләчәге өчен битараф булмаган кешеләр килгән иде.

Иң беренче булып халык алдында авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллин чыгыш ясады. Бүгенге көндә авылда 480 кеше теркәлгән. Авыл җирлегендә барлыгы 250 йорт хуҗалыгы бар. Ике фермер хуҗалыгы, бер мини-ферма эшләп килә. Җирлек башлыгы сүзләренчә, авылда терлек саны елдан-ел кими. 2019 елда – шәхси хуҗалыкларда 89 савым сыеры булса, 2021 елда ул 76га калган. Ә атлар саны киресенчә арткан.

Авыл җирлеге башлыгы ел дәвамында башкарылган эшләргә тукталып китте.

Халыктан 75 мең сум үзара салым җыелган. Өстәмә итеп Татарстан бюджетыннан 300 мең сум бирелгән.

Бу акчаларга Совет, Мир, Мәктәп урамы юлларына ремонт ясый алдык. Акчаның бер өлеше кар чистартуга китте, – ди авыл җирлеге башлыгы.

Алдагы елга эш планнары белән дә таныштырып узды Зайрулла Фәткуллин.

Авыл халкы алдында “Берлек” җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Җәләев тә чыгыш ясады. Ул хуҗалык эше белән таныштырып үтте, үсемлекчелектә, терлекчелектә ирешкән уңышлары турында сөйләп узды.

Җыенда Баулы район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Ринат Шәфыйков халыкны коронавирустан вакцина ясатуга өндәде. Ел эчендә бик күп кешене югалтулары, хәлнең әлеге вакытта да киеренке булуын әйтеп узды ул.

Эш нәтиҗәләре буенча Новозареченск янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре Руслан Зәбиров та сөйләде. Аларны буш йортлар, алар алдында үскән чүп үләннәре борчый. Ул йортларны карамыйлар, чүп үләннәрен чапмыйлар.

Авыл халкы алдында район башлыгы урынбасары Ринат Хамидуллин район буенча башкарылган эшләр хакында җентекләп сөйләп узды. Җирле халык район башлыгы урынбасарына үзләрен борчыган сорауларны бирделәр.

Җыелыш азагында сүзне шәһәр прокуроры алды. Аның сүзләренчә авыл йоклый, яңалыклар юк. Аны уятырга кирәк.

– Авылның демографик хәле борчый, кайчандыр авылда 525 кеше теркәлгән булса, хәзер ул сан 480гә калган, –ди Илшат Нәҗмиев. – Йөздән артык буш йорт бар. Зират, җирләү турында сүзләр күп. Үлем турында сөйләргә түгел, яшәү турында сөйләргә кирәк. Халык түбәнгә төшеп барырга тиеш түгел. Җир хуҗасы бары тик сез. Тырышырга, эшләргә кирәк, көтеп ятарга түгел.

Прокурор сүзләренчә авылда ел дәвамында бер җинаятъ кенә теркәлгән. Ул да булса мәчеттән акча урлап чыгу.

– Бу эш өстендә эшлибез. Әлеге кеше зур гонаһ ясаган, динсез кеше дияр идем. Әлеге җинаятьче табылып, халык алдына басарга тиеш, барысы да күрсен өчен.

Авыл халкы пай җирләре, ай саен бирелгән льготалы дарулар һәм башка мәсьәләләр белән мөрәҗәгатъ итте.

Айгөл Хөсәенова

Тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә һәм Баулы телевидениесе чыгарылышында карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев