Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Самавырлы Баулы мәйданы

Бүген шәһәрнең үзәк мәйданында "Мәдәни мохит"проекты кысаларында чираттагы чара узды. Оештыручылар бу юлы да балаларны кызыксындырырга тырыштылар.

Мәйданга килүче балаларны туган як музее хезмәткәрләре "Самавырның серләре" дип исемләнгән программа белән каршы алды. Кайчандыр һәр йортта кирәкле булган атрибут, өстәлнең яме - самавыр - бүгенге бәйрәмнең кунагы булды. Музей хезмәткәрләре үз зоналарын төрле зурлыктагы һәм төле "яшьтәге" самавырлар белән бизәгәннәр. Музейның фәнни хезмәткәре Татьяна Гордиенко балаларны самавырның тарихы белән таныштырды. Шуннан соң балалар табышмакларга җавап эзләделәр, дөрес җаваплар өчен аларга келиндерләр бирелде, тозлы камырдан һәркем үзенә самавыр ясады. Мәйданның икенче өлешендә балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре оештырган арт-пленэр "Акварель" эшләде. Балалар кулларына буяу һәм кисточкалар тотып тылсымлы сәнгать дөньясына юл тоттылар. Аннан кайтканда һәр бала кулына төрле төсле күбәләкләр төшкән рәсемнәр тоткан иде.

Китапханәләр системасы  "Бәхет акчәчәге" акциясе үткәрде. Балалар песи Матроскин белән дуслык түгәрәге ясап йөрделәр, төсле меллар белән асфальтта акчәчәк рәсемен ясадылар. Катнашучыларның берсе - "Рябинка" балалар бакчасында тәрбияләнүче  Злата Леванова үзенең хисләре белән уртаклашты:

- Мин бу бәйрәмгә дусларым белән килдем, китапханә ишегалдында Матроскин белән уйнадык, рәсем ясадык. Ә хәзер камырдан самавыр ясыйбыз. Монда кызык һәм күңелле, - диде ул.

Мәйданда балалар кызыксынып уйнадылар, күңел ачтылар. Бу - иң мөһиме.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев