Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Салих авылының хөрмәтле укытучысы юбилеен каршы алды

Салих авылында яшәүче, бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ветеран-педагог Мәхтүмә Нурмөхәммәт кызы Хикмәтуллина 90 яшьлек матур юбилеен билгеләп узды.

Без барып кергәндә, Мәхтүмә әбинең кунак тулы йорты урмарта күче кебек гөж килә иде. Ак яулыклы кечкенә генә мөлаем әби безне ачык йөз белән каршы алды.

Бүләк булган чәчәк бәйләмнәредәй, үзе дә  балкып торган Мәхтүмә әби бүген иң кадерле кешеләреннән чиксез рәхмәт сүзләре, котлаулар кабул итте. Юбилярны Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина, авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов, Яңа Чүте авылы мәктәбе директоры Лилия Закирова да котлады

Мәхтүмә Хикмәтуллина Оренбург өлкәсенең Северный районы Крәжле авылында туып үсә. 

– Уф алла арбасын күп тартырга туры килде, бик авыр чаклар булды, бирешмәдек, тырыштык, - ди сабыр гына, юбиляр.

Сугыш беткән елны Мәхтүмә апа Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә. Укып бетергәч, юллама буенча Салих авылы мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә килә. Менә шул еллардан алып, лаеклы ялга чыкканчы Мәхтүмә апа үз һөнәренә тугры калып, укытучы булып хезмәт куя. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу, ул да булса - укытучы. 

– Мин үз эшемне бик яраттым, миңа укыту бер дә авыр булмады, әлеге һөнәрне сайлаганга һич үкенмим, - ди ветеран укытучы.

Мәхтүмә апа күпме балага аң-белем биргән. Әле булса ул укыткан укучылар яраткан укытучыларының хәлен белешеп, хөрмәтләп торалар.

– Мәхтүмә апа минем беренче укытучым, ул безне хәреф танырга, санарга  өйрәтте, - ди хәзер китапханәче булып эшләүче Ләйсәнә Таһирова. - Ул безне үз балаларын яраткан кебек ярата иде. Элек укытучыга бик зур кешегә караган кебек карый идек. Мәхтүмә апа безне беркайчан ачуланмаса да, дәрестән соң урамда күреп калсак, без аның күзенә чалынмаска тырыша идек, шул әле дә хәтеремдә. Урамда нишләп уйнап йөрисең дип әйтер кебек тоела иде. 

Мәхтүмә апа тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны Мисбах белән 1951 елда кавышалар. Мәхәббәт җимәшләре дүрт балаларын тәрбияләп үстереп, зур тормыш юлына озаталар. (Бүгенге көндә Мәхтүмә апаның биш оныгы, өч оныкчыгы бар). Мисбах абый белән Мәхтүмә апа илле елга якын бәхетле тормыш юллы үтәләр. 1999 елда гаилә башлыгы вафат була. Мәхтүмә апага тагын бер авыр кайгы килә. Аңа олы улы Илдарны да җир куенына салырга туры килә. 

Бүгенге көндә дә гаҗәеп зиһенле Мәхтүмә апа газета-журналлар укырга ярата. Ул әле дә илдә булган вакыйгаларны күзәтеп, һәр яңалыктан хәбәрдар булып яши.

Ел артынннан еллар үтеп, күпме бәхет-шатлыкларга, кайгы-сагышларга тулы гомер узган ул. Ак яулыклы, саф күңелле Мәхтүмә апа бүген салмак кына бәхетле картлыгының үрләренә атлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев