Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Сабантуйга яулык җыйдылар

Районыбызда милли бәйрәм - Сабантуйга әзерлек бара. Авылларда оештырылучы яулык, йомырка җыю йоласына шәһәр дә кушылды. Сабантуена яулык җыючыларның күңелле шау-шуларын урам башыннан ук ишетеп кайбер хуҗалар яулык, йомырка, тастымал кебек бүләкләрен алып чыгарга ашыгалар. Сабантуена бүләк җыю борынгыдан калган матур йола. Күп хуҗалар урамдагы күңелле шау-шуны ишетеп кызыксынып капкаларыннан...

Районыбызда милли бәйрәм - Сабантуйга әзерлек бара. Авылларда оештырылучы яулык, йомырка җыю йоласына шәһәр дә кушылды.

Сабантуена яулык җыючыларның күңелле шау-шуларын урам башыннан ук ишетеп кайбер хуҗалар яулык, йомырка, тастымал кебек бүләкләрен алып чыгарга ашыгалар. Сабантуена бүләк җыю борынгыдан калган матур йола.

Күп хуҗалар урамдагы күңелле шау-шуны ишетеп кызыксынып капкаларыннан чыксалар да, бүләк җыюларын белгәч тиз генә кереп китәргә ашыктылар.

Бәйрәм алды көннәрендә авылларда да сабантуена яулык җыю чаралары үтте. Шәһәр халкыннан аермалы буларак авылларда яшәүчеләр борынгы йола, гореф-гадәтләргә тугъры калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев