Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар Актанышта үткән Сабан туеннан зур тәэсирләр алып кайтканнар

Якшәмбе көнне Баулы районы делегациясе Актаныш районында үткән Ык буе Сабан туенда катнашты.

Башкортстанның Бәләбәй районыннан башланган Ык елгасы Оренбургны колачлап, Татарстанның Актаныш районына кадәр барып җитә. Ык елгасы буенда 14 татар районы урнашкан. Ык елгасы буенда урнашкан татар районнарын берләштергән Сабан туе моннан өч ел элек оештырыла башлады. Аның беренчесе Башкортстанның Татарстанга чиктәш булган Туймазы районы Төмәнәк авылында үтсә. Узган елны бу бәйрәмне Азнакай районы үткәрде һәм эстафетаны актанышлыларга тапшырды.

Ык буе Сабан туенда Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Башкортстан Дәүләт Корылтае җыены рәисе Константин Толкачев һәм күрше тирә регионнардан килгән бик күп санлы кунаклар катнашкан. Анда район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә Баулы районы вәкилләре дә катнашты.

Кызылъяр һәм Татар Томбарлы авылы җирлекләре анда татар йорты һәм ишегалды күргәзмәсен тәкъдим итте. Күргәзмә дип әйтү генә бик дөрес булмас, алар Сабан туе кунакларын Баулыдан алып килгән милли ризыклар белән сыйлап, чәйләр эчерттеләр, җирле гореф-гадәтләрнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр, уеннар уйнаттылар. Эшмәкәр Эльвира Косареваның балчыктан чүлмәк ясау буенча мастер-классында катнашырга теләүчеләр күп булды.

Милли киемнәр кигән делегация Баулы әләмен тотып мәйданны әйләнде. Талантлы җырчыларыбыз Гөлнара Абдуллина белән Ленир Дәүләтшин эстрада сәхнәсеннән чыгыш ясадылар, көрәш батырларыбыз келәмгә чыгып бил алышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ