Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы Кызылъяр авылы Сабан туе быел яңа урында үтәчәк

Авыл халкы Сабан туена әзерлек эшләрен башлап җибәргән.

Кызылъярлар быелгы Сабан туен Ык буендагы "Кәҗә тавы" дип атала торган урында үткәрергә, дигән карарга килгәннәр. Иң элек авылның актив кешеләре бу уңайдан авыл мәдәният йортында җыелып сөйләшкәннәр, иганәчеләр өчен ватсапта төркем булдырганнар.
Эшне озакка сузмыйча, бүген Сабан туе узачак урында өмә оештырганнар. Территорияне чистартып, мәйданны кора башлаганнар, эскәмияләр ясаганнар, элекке мәйданнан сәхнәне сүтеп алып килгәннәр. Аны 11 майда булачак өмәдә кору күздә тотыла. Бу көнне буяу һәм башка эшләр дә күп булачак. 
Кызылъяр Сабан туен үткәрүдә ярдәм итәргә теләүчеләр авыл мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин белән элемтәгә керә ала, телефон: 89274837007.

Фотоhttps://www.instagram.com/kzyl_yar_official/?utm_source=ig_profile_share&igshid=t17492emirqj

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев