Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Район газетасы– туган көнгә иң яхшы бүләк

“Абунә бүләк ит” акциясенә, һәр айдан кушылып, танышларны, туганнарны "Хезмәткә дан" газетасына яздырып була.

– Баулының түбәнге өлешендә яшәүче туган апамның тиздән туган көне. Шул уңайдан аңа район газетасына абунә бүләк итәргә уйладым, – ди Флёра Рәшит кызы. – Апам бервакыт "Слава труду" газетасын укырга теләвен әйткән иде. Сәламәтлеге почтага барырга мөмкинлек бирми, газетага үзе языла алмый.

Флёра Бекерова сөйләгәнчә, мондый бүләк аны туган көнендә генә түгел, өч ай дәвамында атна саен сөендереп торачак.

– Апам өчен бу бүләгем көтелмәгән сөенеч булачак, – ди Флёра Бекерова.

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә якыннарыгызның, туганнарыгызның  Баулы һәм республика яңалыкларыннан хәбәрдар булып торуын теләсәгез, "Абунә бүләк ит" акциясенә кушылыгыз.

Автор фотосурәте

Реклама+16

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев