Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Район газетасы коллективы тугызынчы дистәне тутырды

Баулы районы газетасы ветераннары һәм хезмәткәрләре иң якын дуслары белән басманың 90 еллыгын билгеләп үтте.

90 ел – зур вакыт аралыгы, бу вакыт эчендә илдә һәм дөньяда бик күп зур вакыйгалар булды. Беренче бишьеллыклар һәм авылларда социалистик үзгәрешләр, Бөек Ватан сугышы һәм халык хуҗалыгын торгызу, комсомол төзелешләре, өмәләр, илдәге сәяси үзгәрешләр һәм катлаулы 90нчы еллар – боларның барысы да безнең газетабыз битләрендә чагылыш тапты. Яраткан газетабыз әнә шундый катлаулы һәм каршылыклы вакыйгалар ельязмасын алып барды. Шундый гади булмаган шартларда аның хезмәткәрләренә эшләү бер дә җиңел булмаган, журналист исеменә һәм редакция абруена тап төшермәс өчен, күп тырышырга туры килгән.

Газета бүгенге көндә дә барлык дәрәҗә хакимият органнары һәм җәмгыять арасында нәтиҗәле арадашчы булып тора, муниципаль берәмлекләр эшен төгәл яктырта, сәясәт һәм мәдәният, социаль тармак һәм спорт яңалыкларын, район һәм өлкә тормышының башка якларын тиз арада һәм дөрес итеп халыкка җиткерә.

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы исеменнән коллективны юбилей белән тәбрик итте һәм бер төркем хезмәткәрләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды. Ә бүләккә ул Казаннан профессиональ принтер алып килгән.

Редакцияне баулылар исеменнән район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады.

Республиканың дәүләт, социаль-икътисади, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән өчен, ул журналистлар Кадрия Гыймазовага һәм Айгөл Хәбиповага “Татар автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел” истәлек билгесен тапшырды. Редакция ветераны Әлфия Гәрәеваны, хезмәткәрләр Гөлнара Нәбиуллина һәм Гөлшат Шәрипованы “Баулы районына 90 ел” медале белән бүләкләде.

Коллективның күп кенә хезмәткәрләре Баулы муниципаль районы башлыгының мактау грамоталарына, район башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хатларына лаек булды.

 Анатолий Калашников җитәкчелегендәге “Пилигрим” кавер-төркеме чыгышлары кичәнең бизәге булды. Алар башкаруындагы чит ил, Россия, татар эстрадасы хитлары хәзерге хезмәткәрләр һәм ветераннар күңеленә хуш килде.

Редакция барлык партнёрларына һәм дусларына – “Акчарлак” ресторанына һәм “Яшьләр дөньясы” үзәгенә зур рәхмәт белдерә. Алар ярдәме белән бәйрәм матур һәм истә калырлык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев