Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Рамил Гатиятуллин: “Иң авыры – кешеләрнең фикерләвен үзгәртү”

Районның төрле структураларында йомгаклау отчетлары әзерләнгән арада, без район җитәкчелегеннән елның ничек үтүе белән кызыксындык. “Баулы-информ” редакциясе баш мөхәррире Евгения Леванова Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин белән очрашты.

Әңгәмә Рамил Гатиятуллин алты ел элек район башлыгы вазифасына билгеләнгәндә очраган кыенлыклар турында сөйләшүдән башланды.

– Сез Баулы районы башлыгы булып инде алты ел эшлисез. Хезмәтегезнең беренче айларын искә төшерик әле. Ул елларда район һәм шәһәр үсешендә нинди мәсьәләләр беренче урында тора иде. Берничә ел элек нинди катлаулы бурычларны хәл итәргә кирәк иде?

– Күп еллар җитәкче вазифаларда эшләгән булсам да, район башлыгы вазифасына билгеләнгәч, бик күп мәгълүмат һәм хәл итәргә, контрольдә тотарга кирәкле шактый мәсьәләләр белән очрашырга туры килде. Шәһәрне су белән тәэмин итү белән бәйле кыен хәл аеруча истә. Бу мәсьәлә әле дә актуаль, шулай да соңгы алты ел дәвамында әлеге проблеманы системалы рәвештә үзгәртә алдык. Быел су белән бәйле өзеклекләр элеккегечә үк булмады. Бу бик мөһим, дип уйлыйм.

Алты ел элек кичектергесез рәвештә хәл ителергә тиешле тагын бер мәсьәлә – каты көнкүреш калдыкларын җыю иде. 2015 елның маенда шәһәрдәге тау-тау чүп өемнәре әле дә истә. Тиз арада белгечләр җәлеп итеп, проблеманы хәл итү юлларын таптык. Һәм шул ук елның ноябрендә авыл җирлекләрендә моңарчы күрелмәгән эш – чүп-чар җыю – башланды. Җиңел булмады – ул елларда чүп-чарны цивилизацияле төстә җыю авыл халкы өчен яңалык булды. Иң авыры – кешеләрнең фикерләвен үзгәртү. Район белән җитәкчелек итә башлаган елларда очрашырга туры килгән төп кыенлыклар шулар булды.

– Хәзер без 2020 елда. Билгеле, тәҗрибәле идарәче буларак, сез бу елны алдан планлаштырып куйгансыздыр. Сезнең өчен 2020 ел ничек узды? Барлык бурычлар да үтәлдеме?

– Нигездә, барысы да үтәлде. Билгеле, пандемия тормышыбызга үзгәрешләр кертте. 2020 елның барлык планнары да үтәлде диярлек.

Киләсе елга без амбициоз планнар куябыз – төбәгебезне үстерүне дәвам итәсе иде. Ә моның өчен, кабатлап әйтәм, баулыларның фикер сөрешен үзгәртү зарур, бергәләп эшләгәндә генә хезмәтебез уңышлы булыр.

Район башлыгы, күп санлы хезмәт бурычларын башкарудан тыш, халыкка нәрсә кирәген, аның нинди проблемалары булуын да белеп торырга тиеш. Сез баулылар белән ничек аралашасыз? Аларның сүзләренә колак саласызмы, аларның сорауларын, теләкләрен игътибарга аласызмы?

– Бик кызыклы сорау, ул безнең эшебезнең төп аспектына кагылышлы – без халык өчен эшләргә һәм кешеләргә нәрсә кирәген аңларга тиешбез. Моның юллары күп: халык җыеннары, һәр сишәмбе шәхси кабул итүләр. Шуны әйтү урынлы булыр: кайбер мәсьәләләрне шунда ук хәл итеп булмаска да мөмкин. Алай да, системалы якын килеп, без мәсьәләләрне акрынлап хәл итә барабыз.

Халык белән аралашу иртәннән үк башлана: һәр көнне иртән социаль челтәрләрне карап чыгам. Шулай итеп, коллегалар белән иртәнге эш планеркасына кадәр, игътибарга алынырга тиешле проблемаларны теркәп куям. Билгеле, халык белән инстаграм-каналымда һәм ВКонтактедагы битемдә дә аралашам. Баулылар активрак булсыннар, үз фикерләрен әйтүдән курыкмасыннар иде.

Әйе, социаль челтәрләрдә кешеләрнең комментарийларына кайчагында шәхсән үзегез җавап бирүегезгә игътибар иттек. Район җитәкчелеге белән турыдан-туры аралашу – халык өчен бик мөһим. Сезнең фикерегезчә, халык нәрсәгә аеруча игътибар бирә? Нинди уңышлар район тормышында, һичшиксез, эз калдыра?

– Көн саен, өеннән чыккач, кеше иң элек нәрсәгә игътибар итә? Ул чиста ишегалдын, яңа балалар мәйданчыгын, уңайлы шартларны күрә – кешенең кәефе күтәрелеп китә. Баулылар үзләрен якланган итеп тоя: шәһәрдә видеокамералар бар. Җәмәгать урыннарын, ишегалды территорияләрен үстерү, тормыш сыйфатын яхшырту – Баулы районында иң элек хәл ителергә тиешле бурычлар. Әлеге мәсьәләләр һәр гражданга кагыла: балаларга, өлкәннәргә, пенсионерларга, эшмәкәрләргә – уңайлыклардан барыбыз да файдалана.

Районыбызда халык күп, билгеле, барысына да ярап булмый. Канәгатьсезлек белдерүчеләр табылып тора. Тәнкыйтькә мөнәсәбәтегез ничек?

– Тәнкыйть һәрвакыт яхшыга ул. Әйе, башта болай уйлыйсың: халык өчен күпме яхшы эшләр эшләнә, ни өчен һаман канәгатьсезлек белдерәләр соң? Ә икенче яктан караганда, тәнкыйть ярдәме белән икенче күзлектән карау мөмкинлеге туа. Чөнки һәр кешенең үз фикере бар, бәлки, аның сүзләрендә хаклык бардыр? Шуңа күрә мин тәнкыйтькә уңай карыйм.

Теманы дәвам итеп, Баулы районының нинди  җитешсезлекләрен аерып күрсәтә аласыз? Кайсы өлкәләрдә эшне көчәйтәсе бар?

– Билгеле, кимчелекләр дә бар. Бар нәрсә дә яхшы була алмый. Бүгенге көндә республикада уй-ниятләрне тормышка ашырырлык мөмкинлекләр бар: эшмәкәрләр, җитештерүчеләр өчен дә, талантларны күрсәтер өчен дә. Иң мөһиме, кабатлап әйтәм, кешеләрнең фикерләвен үзгәртү: ялкауланмаска, тырышырга, өйрәнергә. Алай булмаса, бүген эшләнми калган эшләр үткәндә кала! Һәм без дә артта калабыз.

Иң беренче чиратта авыл хуҗалыгы тармагына игътибарны юнәлтәсе килә. Бу уңайдан республикадан күпме ярдәм күрсәтелә, эш һәрчак бар, димәк авыл һәм традицияләр яши. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы предприятиеләрен үстерү – иң беренче чиратта торучы бурыч.

Райондагы икенче проблема нефть тармагы белән бәйле. Нефть сәнәгате районга үсәргә мөмкинлек бирде, ләкин эшмәкәрлекнең потенциалын туктатты. Нефть мәңгелек түгел, эшмәкәрлекне үстерергә кирәк.

Яңа елга санаулы көннәр калды. 2021 елга нинди өстенлекле бурычлар куясыз?

– Минемчә, бүгенге көндә төп бурыч – үсеп килүче буынны тәрбияләү. Балалар өчен иҗат йорты төзү уе бар. Балаларыбыз рухи яктан үссеннәр иде. Алай гына да түгел, олы тормышка аяк баскач та талантларын үстерергә мөмкинлекләре булсын иде.

– Быел сезне нәрсә аеруча сөендерде һәм борчуга салды?

– Пандемия аркасында бөтен планнарыбызны тормышка ашыра алмасак та, исән, сау-сәламәт булу сөендерә. Шәхси сөенечем белән дә уртаклашам: быел улым университет тәмамлады, магистратурага укырга керде.

Район башлыгы белән тулы әңгәмәне ютубтагы рәсми каналыбыздан карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев