Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Рамиль Гатиятуллин Баулы районы башлыгы вазифасыннан китә

Рамил Хәкимуллович бу хакта Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган Баулы районы Советы утырышында хәбәр итте.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Баулыда эш сәфәрендә булып китте. Иң элек ул Баулы шәһәрендәге төзекләндерелгән ишегалларын карап чыкты, аннары капиталь ремонттан соң ачылган 1нче спорт мәктәбендә булды.

 

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Баулы районы Советы утырышында катнашты.

Утырыш башында Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, башка эшкә күчү сәбәпле, район башлыгы вазифасыннан китүен хәбәр итте.

 Ачык тавыш бирү юлы белән, депутатлар Рамил Гатиятуллинның карарын хупладылар. Көчле алкышлар белән Рамил Хәкимулловичка район үсешенә өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерделәр.

Фәрит Мөхәммәтшин Рамил Гатиятуллинга яңа эшендә уңышлар теләде, районда нәтиҗәле, тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Рамил Гатиятуллинга Татарстан президенты медале, РФ оборона министрлыгы медале тапшырылды.

Фәрит Мөхәммәтшин, тиешле тәртиптә район башлыгы сайланганга кадәр, шәһәр һәм райондагы эшләргә җаваплы кеше итеп район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеровны билгеләргә тәкъдим итте.

Бу хакта тулырак итеп район газетасы битләреннән укырга мөмикн булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев