Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Ралли Баулы” – иң кыюлар өчен

Баулыда беренче тапкыр Ватан сакчысы көненә һәм “Хезмәткә дан” район газетасының 90 еллыгына багышланган “Ралли Баулы” интерактив уен узды. Үзләренең тимер атларына бүләк өчен җиде команда көч сынашты.

Уен ЮХИДИ бүлеге һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе белән берлектә “Баулы-информ” мультимедиа редакциясе тарафыннан, яшь йөртүчеләр арасында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү максатыннан оештырылды.

Башта уенда катнашырга өч команда теләк белдергән иде, ә стартка берничә минут кала редакциягә тагын дүрт машина йөртүче килде. Нәтиҗәдә, шәп бүләкләр – видеорегистратор, партроник һәм арткы камера өчен җиде команда көч сынаштылар. Аларның һәрберсе шофер һәм штурманнан торды.

Интерактивта катнашучылар турында берничә сүз әйтеп китик. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аларның барысы да автомобильләр белән бәйле. Мәсәлән, Айдар Шагапов – автомобильләр ярата, дрифт белән мавыга (борылышларны үтү техникасы). Машина йөртү стажы – 15 елдан артык. Руль артына, 18 яшьтә, машина йөртү таныклыгы алгач та утырган. Айдар үзе әйткәнчә, ул бу елларда бер тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан.

– Массакүләм мәгълүмат чараларыннан мондый бәйгенең узачагы турында белгәч, шунда ук катнашырга – үз-үземне тикшереп карарга булдым, – диде безгә Айдар. – Автомобильләр белән күптән мавыгам, шуңа күрә, мондый бәйге, машина йөртү буенча осталыгымны үстерү өчен өстәмә мотивацион момент булачак дип уйлыйм.

Айдарның автомобильләргә карата мәхәббәте әтисенең “копейка” машинасыннан башланган. Ул чорларда аңа 16 яшь, машина йөртергә өйрәнгән вакытлары булган.

Штурман булып Айдар ышанычлы дустын Тимур Галиевны сайлаган. Ул, шулай ук күпьеллык стажы булган машина йөртүче, автомобильләр ремонтлау белән шөгыльләнә. Үз командаларына егетләр гадәти булмаган исем сайлаганнар – “Бокохот Баулы” (дрифт спорт төренең клубы исеменнән, кырый белән йөрү дигәнне аңлата).

Икенче катнашучы Булат Сабитов, уенга үзенең тормыш иптәше Миля белән килгән. Командаларына яңгырап торган, “Форсаж” исеме сайлаганнар. Алар икесе дә машина йөртәләр, Булат – 17 еллык стажы булган машина йөртүче. Конкурска яңа эмоцияләр алырга дип килгәннәр һәм үзләрен гадәти булмаган шартларда тикшереп карарга телиләр. Миля Сабитова әйтүенчә, ул конкурста гына түгел, ә тормышта да иренең штурманы һәм уң кулы.

“Баулы-информ” коллективы катнашучылар өчен алдан ук биремнәр әзерләгән иде. Машина йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча, аларны үтәргә, ә штурманнар – биремнәр үтәлешен телефон камерасына төшереп, фотосурәтләрне редакция бинасында урнашкан уен штабына оператив рәвештә җибәрергә тиеш иделәр. Уен барышын ЮХИДИ һәм “Баулы-информ” хезмәткәрләре игътибар белән күзәтеп бардылар. Шуны әйтергә кирәк, биремнәрне игътибар белән укырга кирәк иде. Аларның кайберләре юл хәрәкәте кагыйдәләренә туры килми иде. Катнашучыларның кайберләре моны шунда ук аңлап алдылар, ә кемдер, бернигә карамастан, аларны үтәргә омтылды.

Безнең уенда беренче урын алган катнашучы Баулы егете Илдар Камалетдинов (“Та самая команда” командасы) – стажлы машина йөртүче, ул шунда ук биремнәрнең хәйләсен аңлап алган.

– 15 ел руль артында. Шофер булып эшлим, – ди Илдар Камалетдинов. – 14 яшьтән картинг белән шөгыльләндем, шул вакытларда машина йөртү тәҗрибәсен алдым. Мөгаен, шуңа күрә авариягә бер тапкыр да эләккәнем булмады. Җиңүгә исәп тотканымны яшермим, чөнки бу минем көндәлек эшем.

Икенче урынны алучы катнашучы, 23 яшьлек Рөстәм Абдуллин (“Камикадзе” командасы), шулай ук шәһәрнең бер оешмасында шофер булып эшли. Яшь чагында мопеды булган, 18 яшендә машина йөртү хокукы алгач, үзенең беренче автомобилен сатып алган. Бер тапкыр юл һәлакәтенә очраса да, ул аның гаебе белән килеп чыкмый. “Ралли Баулы” конкурсы турында Рөстәмгә дусты әйткән һәм анда катнашырга тәкъдим иткән.

– Руль артында мин әле биш кенә ел. Мондый чарада беренче тапкыр катнашам, – дип сөйләде ул “Баулы-информ”га. – Бик күңелле булды, миңа ошады.

Финишка беренчеләрдән булып Айнур Гәрәев килеп туктады (“Француз” командасы). Без аннан биремнәрне ничек үти алуы белән кызыксындык.

– Безнең барысы да килеп чыкты дип уйлыйм. Таксист булып эшләргә кирәк булган биремне үтәүдә кыенлыклар килеп чыкты. Шәһәрдә берәү дә безнең белән машинада йөреп килергә риза булмады. Лицензиясез таксист булып эшләргә хокукым юклыгын беләм, – диде Айнур Гәрәев. – “Инвалид” билгесе астында машинаны куярга ярамый, әмма без, кызганычка каршы, моны эшләдек. Ашыктык, әлбәттә, бераз уйларга кирәк булган.

– Биремнәр хәйлә белән төзелгән булса да, ярышларда катнашучыларның күбесе аларны үтәде. Аларның кайберләрен үтәргә кирәкми иде, – дип аңлатты ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Григорий Чернов, ул шулай ук сынаулар барышын күзәтеп барды. – Мин алтынчы катнашучыга утырып йөрдем. Ике биремне үтәргә тиеш булмаса да, ул моны эшләде. Күбесе шундый ук хата җибәргәннәр.

Тик бу көнне “Ралли Баулы” катнашучыларын штрафка тартмадылар, бары тик хаталарын гына әйттеләр һәм машина йөртүчеләр алга таба да аларны кабатламаслар дип өметләнәләр. Ә хаталар түбәндәгеләр иде: “Инвалид” тамгасы астында машина калдыру, законсыз пассажирлар йөртү. Ә иң кызыклы бирем – “Мин “Баулы-информ”ны яратам һәм юлда йөрү кагыйдәләрен үтим” дип җырларга, барлык катнашучылар да булдырды.

– Без юлда йөрү кагыйдәләрен бозмыйча гына йөреп чыктык, авырлыклар булмады. Парк буйлап уздык, аннан 27нче микрорайонга киттек, биш катлы йорт янында фотага төштек (бирем буенча, катнашучылар шәһәрдә иң югары бина фонында селфи ясарга тиеш иделәр – ред.), – диде тагын бер катнашучы Радик Гарифуллин. – Таксист булып эшләргә дигән биремне үтәмәдем, чөнки минем моңа лицензия юк. Бердәнбер хата: мин “Инвалид” билгесе астында тукталдым. Мондый конкурслар бик кирәк дип уйлыйм, яшь машина йөртүчеләргә үз белемнәрен тикшерергә комачауламас.

Уенның кызыклы һәм мавыктыргыч булуы турында Сергей Чахеев та әйтте (“Черная пантера” командасы), ул өченче урынга лаек булды. Ул шулай ук мондый бәйгеләрнең Баулыда киләчәктә дә үткәрелүен теләде.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев