Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ралли Баулы-2 яки район газетасын юбилее белән котладылар

Баулыда, быел икенче тапкыр, “Хезмәткә дан”ның 90 еллыгына багышланган “Ралли Баулы” интерактив уены үткәрелде. Беренчесе 17 февральдә узган иде.

Уенны, ЮХИДИ бүлекчәсе һәм Баулы районында “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә, “Баулы-информ” мультимедия редакциясе оештырды.

Бу юлы биш команда көч сынашты. Уен кагыйдәләре буенча, һәр машина йөртүче штурман да алып килергә тиеш иде. Шулай итеп, уенда түбәндәге командалар катнашты: “Молодёжь” командасы, машина йөртүче – Азат Вәлиев, штурман – Динар Вәлиев; “Та самая” командасы, машина йөртүче – Илдар Камалетдинов, штурман – Альбина Абдуллина; “Крутышки” командасы, машина йөртүче – Эльмира Кузнецова, штурман - Розалия Хәмидуллина; “Формула 1”, машина йөртүче – Гүзәл Дәүләтбаева, штурман – Илдар Галиев; “Шумахеры”, машина йөртүче – Дмитрий Люлин, штурман – Светлана Ушакова. Һәм билгеле инде, һәр машинада уен барышын ДПС хезмәткәрләре күзәтте.

  “Баулы-информ” коллективы катнашучылар өчен биремнәрне алдан әзерләгән иде. Машина йөртүчеләр аларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча үтәргә,  ә штурманнар, биремнәр үтәлешен телефон камерасына төшереп, фотосурәтләрне редакция бинасында урнашкан уен штабына тиз арада җибәрергә тиеш булды.  Барлык биремнәр дә диярлек “Хезмәткә дан”  газетасына багышланган иде.  

Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Кайсы команданың җиңүен, катнашучыларның биремнәрне үтәү-үтәмәүләрен “Хезмәткә дан”ның киләсе  саныннан яки Баулы телевидениесенең БҮГЕНГЕ чыгарылышыннан белергә мөмкин.

 ФОТО: ЛӘЙСӘН ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев