Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Проблеманы әйтегез, мин аның чишелешен табам

27 июньдә Рос¬сиядә яшьләр көне билгеләп үтелә. 27 яшьлек Ринат Ямал¬тдинов бу көнне та¬гын бер бәйрәмне билгеләп үтә – Уйлап табучы һәм рациона¬лизатор көнен.

“Проблеманы әйтегез, мин аның чишелешен та­бам” – яшь нефтьче Ринат Ямалтдиновның яраткан әйтеме бу.

Ринат Ямалтдинов техникумны тә­мамлагач, эшкә урна­шу мәсьәләсе туа. Ринат хезмәт эшчәнлеген скважиналарның җир асты ремонты цехында башларга тели. Тик анда буш вакансия булмый, һәм яшь, тәҗрибәсез кешеләрне дә бик кө­теп тормыйлар. Гадәттә­гечә, егетнең резюмесын папкага салып: “Эш бул­са, үзебез шалтыратыр­быз”, – диләр. Ринат, тик яткан таш астыннан су акмавын аңлап, шалты­ратуны көтеп ятмый, үзен онытмасыннар өчен, цех­ка баргалап йөри. Шулай итеп өч ай үтеп китә, һәм ниһаять, цех җитәкчеле­ге үҗәт егетне эшкә алы­рга була.

Яшь оператор бе­ренче көннәрдә үк кол­лективка кереп китә, җәмәгать эшендә һәм мәдәни-массакүләм ча­раларда актив катнаша башлый. Беренче көнне үк диярлек цехның “За­мазученные лица” КВН командасына кушыла.

Цехта аны күреп ал­ганнар. Эшкә урнашып, бер ай узуга, җаваплырак вазифага күчергәннәр, яшьләр лидеры итеп сай­лаганнар. Ә берникадәр вакыт узгач, “Баулынефть” идарәсендә бораулау эше юнәлешен алып баруны ышанып тапшыралар. Ул рационализаторлык белән актив шөгыльләнә башлый, файдалы модель­гә – ике, уйлап табуга бер патенты бар.

Хәзерге вакытта ул чит­тән торып югары белем ала. Шул ук вакытта зама­нында техникумга укырга керүенә дә канәгать. Аның фикеренчә, нәкъ менә урта махсус уку йортында яхшы белем бирәләр, кай­бер җитәкчеләр дә техни­кум белемле белгечләрне күбрәк бәяли. Шулай да, инде язганыбызча, Ринат алга таба үсәргә ниятли. Ул бер генә фәнни-гамә­ли конференцияне, фән­ни күргәзмәләрне калдырмаска тырыша.

Ринат белән ара­лашкач, хәзерге заман яшьләрен тагын бер яхшы яктан ачтык: алар күп укый һәм аралашуга ачык. Аның белән төрле темаларга сөйләшеп була. Ул хәзерге заман авторла­рын да, классикларны да яхшы белә. Хәзерге буын өчен кеше хәленә керә белү, мәрхәмәтлелек һәм патриотлык кебек хисләр дә ят түгел. Һәм шуннан соң киләчәгебезнең өмет­ле кулларда булуына ыша­ныч туа.

Фото: гаилә архивыннан

Тулырак мәгълүмталарны "Хезмәткә дан" газетасының 26 июнь санында укыгыз

Тулырак мәгълүмталарны "Хезмәткә дан" газетасының 26 санында укыгыз
Тулырак: http://bavly-tat.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/bauly-mediklary-krsh-safynda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев