Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Патефон язмалары үткәннәргә алып кайта

Дистә еллар аша сакланып килгән истәлек, еллар кайтавазын милли моңнар аша җиткерә торган патефон. Яше буенча районыбыздан бераз гына калышкан ул – 1938 елгы. Әлеге истәлек Баулыда яшәүче Хәйруллинар гаиләсендә саклана.

Еллар үтү белән таушалган патефоннан йомшак кына, бераз шыгырдап моң агыла. Үткән заманга кайтып, нәкъ менә Рәшит Ваһаповларны, Сара Садыйковаларны тыңлыйбыз кебек. Затлы моңнар тыңларга яраткан Илнур һәм Зөлфия Хәйруллинар бик күптәннән элеккеге патефон эзләгәннәр. Балачакларыннан күңелләренә кереп калган пластинка язмаларын үз куллары белән тотып уйнату аларның күптәнге хыялы булган.

Гаилә башлыгы Илнур Хәйруллин кечкенә чагында патефонны әбиләрендә тыңлый булган.

Хәйруллиннар гаиләсендә сакланучы ядкарь Ленинград шәһәрендә чыга башлаган беренче патефоннарның берсе ул. Күпне күргән, күпне кичергән патефонның бүгенге көндә дә сафта булуы сокландыра.

Буыннан буынга истәлек булып килгән патефонны уйната белергә дә, аның төзеклеген карап торырга да кирәк.

Хәйруллинарда пластинкалар саны күп түгел, алар санаулы гына, күп өлешен татар җырчылары язмалары тәшкил итә.

Әйтергә кирәк, Хәйруллинарның олы уллары Шамилнең тормыш иптәше Җәмилә бөек татар җырчысы, ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповның оныкчыгы булып чыкты. Безнең хәбәрчебез килгән көнне алар әти-әниләренә кунакка кайтканнар иде. Җәмилә сүзләренчә, Баулыга килен булып төшеп, патефоннан бабасының язмаларын тыңлау аның өчен бик дулкынландыргыч булган.

Хайруллиннарның күңелләре белән ничә еллар эзләгән патефон фатирларының иң түрендә урын алган.

Кайчандыр кирәге бетеп чолан, чормаларда яткан патефон бүгенге көндә өй түрендә. Ул туксан елга якын чорны колачлаган тарихны, кеше язмышларын, истәлекләрне саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев