Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Парк яңартыла

24 майда Европа парклар көне билгеләп үтелә.

Яшел парклар һәм скверлар – шәһәрлеләрнең яраткан ял урыны. Чөнки аларда күңелең ял итә. Паркларда актив күңел ачулар өчен дә, урман мохитенә чумарга теләүчеләргә дә урын булырга тиеш.

 

Баулыда “Парклар һәм скверлар” республика программасы буенча Җиңү һәм Хезмәт даны паркын реконструкцияләү һәм яңарту эшләре башланды. Беренче этапта паркның балалар сәнгать мәктәбеннән самолётка кадәрге өлеше яңартылачак. Республика бюджетыннан 27 миллион сум акча бүленгән. Биредә эшләр башланып китте. Проект буенча, әлеге участокта хәтер галереясы, хәрби техника музее һәм башкалар булачак.

Исегезгә төшерәбез, Җиңү һәм Хезмәт даны паркын төзекләндерү проекты кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру бөтенроссия конкурсында җиңде. Проектның видеопрезентациясе Төмәндә конкурс финалында тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә безнең шәһәр әлеге проектны тормышка ашыруга 70 миллион сум грант отты.

Җиңү һәм Хезмәт даны паркы, балалар сәнгать мәктәбеннән алып, “Нефтьче” стадионына кадәр, үзәк Октябрь мәйданын ярым түгәрәк рәвешендә әйләндереп ала. Проект нигезендә, парк территориясе, төп мәйдан һәм стадион белән бергә, бердәм җәмәгать киңлегенә әвереләчәк. Паркта күләгәле урынлы тыныч ял зонасы, прокат пунктлары, памп-треклы (тигезсез урыннары булган велосипед трассасы) балалар һәм спорт мәйданчыклары булачак. Шулай ук парк территориясенә берничә арт-объект, амфитеатр һәм бәйрәм чаралары өчен сәхнә дә куелачак.

Җиңү һәм Хезмәт даны паркын реконструкцияләү эшләре май бәйрәмнәре вакытында башланды. Хәзерге вакытта биредә сүтү эшләре бара. Сәнгать мәктәбе алдында бордюрлар урнаштыра башладылар.

– Иң беренче чиратта “Парклар һәм скверлар” республика программасы акчалары хисабына эшләр башкарылачак. Конкурс үткәрелде, генподрядчы билгеләнде. Тик сүтү эшләре сметага керми, шуңа күрә әлеге чыгымнарның бер өлеше – җирле бюджеттан, калганы инвесторлардан финанслана, – дип аңлатты безгә район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров.

Паркны реконструкцияләү башлангач, хәзерге җиңел булмаган заманда акчаны башка максатта кулланырга иде дип, ризасызлык белдерүчеләр дә булды. Ильяс Гозәеров сүзләренә караганда, грант акчалары узган елның декабрендә, пандемия башланганчы ук бүленгән булган.

– Илдә икътисади кыен хәлгә карамастан, баулыларның яраткан ял урынын төзекләндерә алганыбыз өчен, президентыбыз Рөстәм Миңнехановка һәм республика хөкүмәтенә зур рәхмәт, – ди Ильяс Гозәеров. – Яңартылган парк шәһәрлеләрнең матур ял урыны булыр, дип уйлыйм. Биредә халыкның бар катламы – балалар да, пенсионерлар да, сәламәтлек мөмкинлеге чикле кешеләр дә күңелләренә ятышлы шөгыль таба алыр. Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез, шуңа күрә паркның балалар сәнгать мәктәбеннән алып, самолётка кадәрге өлешен агымдагы елда рәсми төстә ачарга телибез. Шәһәрлеләр өчен зур бүләк булачак бу. Ә Төмәндә откан проект килештерелде, хәзер аның буенча кече архитектура формаларының бәясе исәпләнә.

Парк тулысынча яңартылачак һәм шәһәребезнең тагын бер матур бизәге булачак. Ә безгә, шәһәрлеләргә, яраткан ял урыныбызның үзгәреш кичерүен көтәргә генә кала.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев