Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Пандемия чорында эшләгән волонтерлар дәүләттән акча алачак

Түләүләр 1 апрельдән 30 июньгә кадәр чор өчен биреләчәк.

Шушы көннәрдә хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин 797 нче номерлы карарга кул куйды.

Документ нигезендә, волонтерлар, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр һәм төрле сәбәпләр аркасында коронавирус вакытында ярдәмсез калган кешеләргә булышкан кешеләр дәүләттән акча алачак.

1 апрельдән 30 июньгә кадәр ай саен бирелә торган түләүләр инвалидларга, өлкән яшьтәге гражданнарга, ятим балаларга, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга вакытлыча яшәү урыны биргән гражданнарга бирелә. Ярдәм  һәр кеше өчен 12 130 сум тәшкил итә.  

Фото: Баулы-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев