Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Өмәләр башлана

Баулыда территорияләрне санитар-экологик чистарту буенча икеайлык игълан ителде.

1 апрельдән 31 майга кадәр шәһәрдә һәм районда урамнарны һәм территорияләрне тәртипкә китерү буенча өмәләр үткәреләчәк. Беренче өмә 3 апрельгә планлаштырылган. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров хәбәр иткәнчә, 10нчы, 17нче, 24нче апрель көннәрендә гомумшәһәр өмәләре үткәреләчәк. 15-30 апрель көннәрендә, дезинфекция чаралары кулланып, урамнарны юу күздә тотыла.

Икеайлык кысаларында агачлар һәм куаклар утырту, Баулы елгасы ярларын һәм зиратларны чистарту эшләре дә планлаштырыла.

Фото: А.Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев