Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Оедым мин ошбу имамга...” бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Бәйге җәмгыятьтә имамнарны борчыган күренешләргә игътибарны җәлеп итү, дин әһелләренең абруен күтәрү максатыннан үткәрелгән.

Кичә Галиев мәчетендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен махсус игълан иткән “Оедым мин ошбу имамга...” иҗади эшләр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәригать күзлегеннән журналистларга карата булган таләпләрне әйткән, мәгълүмат дөрес, хакыйкатькә туры килгән һәм тикшерелгән булырга тиеш, дигән ул. 

“Без мәчетләрдә вәгазьләр аша 200-300 кешегә дини кыйммәтләрне, яшәү мәгънәсе, асыл сыйфатлар турында сөйләсәк, сез үзегезнең язмаларыгыз, тапшыруларыгыз аша меңләгән кешелек аудиторияне колачлыйлыйсыз. Билгеле ки, изге, яхшы, күркәм гамәлләр өчен савап күбрәк, ә ялган мәгълүмат тарату өчен гөнаһ языла. Шуңа һәр сүзебезгә игътибарлы булыйк”, – дигән мөфти.

“Оедым мин ошбу имамга...” конкурсы иҗатчылар тарафыннан күпләгән мәсьәләләрне яктыртуны күздә тотты, җәмгыятьтә имамнарны борчыган күренешләргә игътибарны җәлеп итү, дин әһелләренең абруен күтәрү максатыннан үткәрелде. Жюри әгъзалары хөкеменә барлыгы 163 эш тәкъдим ителгән иде. Бәйгедә барлыгы иллегә якын журналист катнашты, диелә хәбәрдә.

«Иң яхшы интернет-язма» номинациясендә III урынны "Баулы-информ" журналисты Индира  Сәйфуллина яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ