Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Өчесе дә утырачак

Баулы шәһәр суды Россиядә тыелган “Тәблигъ җәмәгате” халыкара дини оешмасы катнашучыларына гаепләү карары чыгарган. Редакциягә әлеге эш турында Баулы суды консультанты Светлана Закирова хәбәр итте.

Суд утырышында ачыкланганча, С. Татарстан территориясендә дини төркем булдырган һәм җиде ел дәвамында аның белән җитәкчелек иткән. Н. һәм У. да әлеге төркемгә кергән. С., төркем җитәкчесе буларак, Н. һәм У.га үтәлергә тиешле кагыйдәләрне һәм әлеге эшчәнлекне сер  итеп саклау кирәклеген аңлаткан.

Алар дини әңгәмәләр уздырганнар, үз сафларына яңа тарафдарлар җәлеп иткәннәр, оешма әгъзалары җыелышларында тыелган әдәбиятны укыганнар.

 Н. һәм У. җинаятьчел эшчәнлекләрен таныганнар, С. җинаять кылуда гаебен танымаган.

Суд, җинаять эше материалларын җентекләп өйрәнеп, гаепләнүче һәм шаһитлар күрсәтмәләренә бәя биреп, С.ны – тыелган дини экстремистлык берләшмәсе эшчәнлеген оештыруда, Н. һәм У.ны әлеге берләшмә эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапкан. С.га – алты елга,  Н. һәм У.га икешәр елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ