Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Әни, бу музыка залында яши торган апа!”

Бүген – тәрбиячеләр көне

“Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесе Тәрбиячеләр көне алдыннан “Ласточка” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Эльвира Аширова белән аралашты.

Эльвира Ашированың “Ласточка” балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләвенә инде 13 ел.

– Музыка минем тормышыма бик иртә килеп керде, – дип башлады сүзен Эльвира Эдуардовна. – Алты яшьлек чагымда әти-әнием мине музыка мәктәбенә бирде. Акчасыз вакыт булса да, алар миңа фортепиано сатып алу җаен таптылар.

Эльвира Эдуардовнаның әтисе – музыкант, әнисе рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Кичләрен аларның өендә музыка яңгыраган, әти-әнисе татар халык җырларын сузган.

– Абыем белән без аларны рәхәтләнеп тыңлый идек, – ди ул. – Әти-әниебез бездә шул рәвешле музыкага мәхәббәт тәрбияләделәр, икебез дә музыкаль белем алдык.

Эльвира Аширова музыка училищесында һәм педагогия университетында белем алган. Балалар бакчасында тәрбияче, музыка мәктәбендә укытучы, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән.

Эльвира Эдуардовна әйтүенчә, балалар бакчасында эшләү аңа сөенеч китерә. Балаларны җыр-биюгә өйрәтү, алар белән спектакльләр кую – иҗади эш. Һәр бәйрәм – яңа чыгышлар, яңа концерт номерлары. Әлеге хезмәт һәрчак үз өстеңдә эшләүне, камилләшүне, яңадан-яңа идеяләр эзләүне таләп итә. Зур хезмәт нәтиҗәсендә һәр чыгыш тамашага әверелә. Аннан балалар да, әти-әниләр дә, музыка җитәкчесе үзе дә канәгатьлек хисе ала.

– Балалар белән эшләү – һәр көнне балачакка әйләнеп кайту, үзеңдә иҗади потенциал тою, самими балалар белән аралашу мөмкинлеге ул. Боларның барысы да миңа нык ошый. Мин балаларга елмаю, эчкерсез хисләре белән сөенеч китергәннәре өчен бик рәхмәтле. Минем өчен иң мөһиме – музыка дәресләрендә балаларның да мөмкин кадәр күбрәк уңай хис-кичерешләр алуы.

Эльвира Аширова фикеренчә, мәктәпкәчә учреждениедә эшләүче кешегә төп таләп – балаларны ярату.

– Педагог булыр өчен, балаларны ничек бар, шулай ярату кирәк. Оештыру сәләте, сабырлык булу да зарур. Тик барыбер иң мөһиме – аларны ярату. Балаларны алдап булмый ул, тәрбияче ихлас булмаса, алар шундук сизеп ала.

Тәрбияче һәм музыка хезмәткәре эшенең үз кыенлыклары да бар. Замана үз таләпләрен куя.

– Бүгенге көндә мәктәпкәчә учреждение хезмәткәренә куелган бурычлар элекке елларгыдан бераз үзгә. Без балага билгеле бер белемнәр бирергә омтылмыйбыз. Безнең бурыч – балаларның инициативасын хуплау, иҗатын, фантазиясен, хыялларын дөрес юнәлешкә кертеп җибәрү. Һәр баланың сәләтен күреп алып, аны үстерү.

Балалар белән эшләү – һәрчак яңалык ул. Көлкеле хәлләр дә булгалый.

– Мине күрүгә, балалар һәрчак биергә чакыра, – ди Эльвира Эдуардовна, елмаеп. – Алар мине, мөгаен, гел биеп кенә тора торган кеше дип беләләрдер. Бервакыт, бер бала мине кибеттә күрде дә: “Әни, бу музыка залында яши торган апа!” – дип кычкырып җибәрде. Балалар эчкерсез, ачык кешеләр бит. Алар белән күңелсезләнеп утырырга вакыт юк. Менә шундый күңелле безнең хезмәт!

Ләйсән ГАЛИМОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев