Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Мәктәпләргә керү контроле көчәя

Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин барлык белем бирү учреждениеләренә керүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты, чөнки балалар арасында вирус инфекциясе белән бәйле авыручылар саны арткан.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Баулы районы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева мәгълүматына караганда, бүгенге көндә районда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 69 очрагы теркәлгән, өчесе соңгы көннәрдә ачыкланган. Аларның берсе – балалар бакчасына йөргән мәктәпкәчә яшьтәге бала. Бала йөргән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә берничә этапта дезинфекция үткәрелгән.

Бүгенге көндә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы ун кеше исәптә тора, дүртесе – хастаханәдә, алтысы өйләрендә дәвалана. Алар белән элемтәдә булучылар – 12.

Пневмония белән авыручылар саны: 15-21 мартта – 16 кеше, шул исәптән өчесе – балалар; 22-28 мартта – 43 кеше, бишесе – балалар.

Районда кискен респиратор авырулар күрсәткече әле һаман да югары. Мәсәлән, 15-21 мартта 71 очрак теркәлгән (17 яшькә кадәрге балалар – 56), 22-28 мартта – 54 (44).

Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев мәгълүматына караганда, провизор госпитале тулы, алты кеше кислород ярдәмендә сулый.

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев