Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Мәктәпләр эшли башлады

Яңа уку елында Баулы районы мәктәпләрендә 3888 укучы белем алачак. 413 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде, 127 укучы мәктәптә соңгы елларын укый. Мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева әйткәнчә, быелгы уку елы үзенчәлекле булды, илдә килеп туган хәлгә җайлашырга туры килде, шуңа да карамастан, барлык мәктәпләр дә балаларны кабул итүгә тулысынча әзер.

Александровка мәктәбендә быел 140 бала белем алачак, шул исәптән 18е – беренче, 11е – тугызынчы, 4се – унберенче сыйныфта.

– Мәктәп укучыларны сагынды, без уку елын барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп башларга әзер, – диде мәктәп директоры Ольга Әхмәдиева. – Дәресләр, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 8дә башланачак, укучыларны, кеше күп җыелмасын өчен, 5 керү урынында каршы алачакбыз. Һәр сыйныф үзенең кабинетында булачак, җылы көннәрдә тәнәфескә урамга чыгачаклар, кабинетлар җилләтеләчәк.

– Бүген мәктәпкә яхшы, күтәренке кәеф белән килдек. Балаларга ныклы белем бирергә һәм, барыннан да бигрәк, аларның һәм хезмәттәшләрнең сәламәтлеген сакларга кирәк, – дип сөйләде безгә химия һәм биология укытучысы Надежда Гарскова. – Җәй тиз үтеп китте, бүген укучыларымны, хезмәттәшләремне күрүгә бик шатмын.

– Бүген безнең өчен, унберенчеләр өчен бик дулкынландыргыч көн. Мәктәбебездә уздырган соңгы елыбыз истә калырлык булып, сыйныфташлар һәм укытучылар белән күбрәк аралашырга иде. Быел ныклы белем аласыбыз, имтиханнар тапшырасыбыз бар, – дип сөйләде безгә 11нче сыйныф укучысы Вилена Әхмәдиева.

Бәйрәм линейкасы укучылар, укытучылар һәм кунакларның сәламләү чыгышлары белән башланды. Сыйныфлар метр ярымлык дистанция саклап тезелде. Яңа уку елын ачу тантанасында Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева да катнашты.

Беренче укытучылары Альбина Вәлиева белән чыккан беренче сыйныф укучыларын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрәмчә киенгән кызлар һәм малайлар бераз дулкынландылар. Бу аңлашыла да – бер мизгелдә җитди укучыларга әверелү җиңел түгел. Аларга карап, һәркем үзенең беренче тапкыр мәктәпкә кергән вакытларын искә алгандыр, мөгаен.

Укучылар һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән мәктәп директоры һәм кунаклар тәбрикләде.

– Быелгы беренчеләр мәктәпкә юбилей елында – ТАССРның 100 еллыгы елында – килде. Бүген бик тә истәлекле һәм дулкынландыргыч көн. Мәктәптә бирелә торган белем бар гомеребезгә нигез булып тора. Һәр укучының беренче белемнәрен һәм зур тормышка юллама алган туган мәктәбе турында яхшы истәлекләре калсын иде, – диде район башлыгы һәм мәктәпләрнең нәтиҗәле эшләвен теләде.

Рамил Гатиятуллин иң актив укучыларга, яхшы укыганнары өчен, грамоталар тапшырды. Мәктәпнең тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (ОБЖ) укытучысы Альберт Арсланов һәм 11 сыйныф укучысы Сурадж Марижоев яшь армия батырлыгы истәлек медальләренә лаек булды. Яшь армиячеләргә грамоталар да бирелде.

Аннары сүз беренче сыйныф укучыларына бирелде: алар гомерләрендә беренче булган мәктәп линейкасында шигырь сөйләделәр. Унберенчеләр малайлар һәм кызларга Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан китаплар тапшырдылар.

Беренче мәктәп кыңгыравын яңгырату хокукы бертуганнарга –  унберенчедә укучы Сурадж һәм беренче сыйныф укучысы Наҗия Марижоевларга – бирелде.

 Беренче кыңгырау яңгырагач, беренчеләрне беренче дәрселәренә – сыйныф сәгатенә озаттылар. Алар өчен белем иленә мавыктыргыч һәм җиңел булмаган сәяхәт башланды.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев