Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Минем әнием – иң яхшысы!” конкурсының җиңүчеләре

Әниләр көне – әниләрне, әбиләрне котлау өчен бер форсат кына түгел, “Баулы-информ” мультимедия редакциясеннән бүләк алу мөмкинлеге дә.

Соңгы бер атна дәвамында укучыларыбыз һәм сайттагы язылучыларыбыз “Минем әнием – иң яхшысы!” фотоконкурсы барышын күзәттеләр.

“Вконтакте” социаль челтәрендәге “Баулы-информ” төркеменә керүчеләр Баулы районы әниләре өчен тавыш бирделәр. Иганәчебез – Әниләр көне уңаеннан игълан ителгән конкурста призлы урын алучыларга бүләкләр биргән “Аверс” күп профильле кибете конкурс белән кызыксынуны тагын да арттырды.

 Исегезгә төшерәбез, Әниләр көне алдыннан “Баулы-информ” сайтында “Минем әнием – иң яхшысы!” конкурсы үткәрелде. Укучыларыбыз, конкурс положениесе белән танышып, үз әниләренең иң яхшы әни булуын дәлилләп, аларның фотосурәтләрен юлладылар.

Конкурска килгән 12 катнашучының фотосурәтләре “Баулы-информ” сайтына тавыш бирүгә куелды.

Һәм менә шул чагында көрәш башланды да инде! Тавыш бирүгә конкурсантларның якыннары, туганнары гына түгел, дуслары, хезмәттәшләре, күршеләре дә җәлеп ителде.

Безгә, редакциягә, тавыш бирү барышын күзәтү бик кызыклы булды. Катнашучыларга да үзләренең атна дәвамында шәһәр һәм район игътибар үзәгендә булулары киеренкелек өстәгәндер, мөгаен.

Нәтиҗәдә, тавыш бирү нәтиҗәсендә, “лайклар”ны искә алып, өч җиңүче ачыкланды. Беренче урынга Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директорының төп эшчәнлек буенча урынбасары Резидә Асылгәрәева лаек булды. Икенче урында – азык-төлек кибете сатучысы Раиса Кузьмина, өченчедә – Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Фәхриева.

Әниләр көне алдыннан редакциядә конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Аларга пылау пешерү өчен казан, бәлеш пешерү өчен форма, электр утюгы тапшырылды.

Конкурс иганәчесе бүләкләрнең тематикасын ныклап уйлаганлыгын сизгәнсездер, бүләкләр – һәр ана кешегә кирәкле әйберләр.

Ахырда шунысын әйтү урынлы булыр: Әниләр көне алдыннан игълан ителгән фотоконкурс – интерактив уен гына, чынлыкта исә бөтен әниләр дә – иң яхшысы. 

Евгения ЛЕВАНОВА

Айгөл Идиятуллина фотосурәте

Реклама 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев