Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

«Минем әбием, минем бабам» бәйгесе җиңүчесе 600 тавыш җыйды

“Баулы-информ” мультимедия редакциясе “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә оештырган “Минем әбием, минем бабам” фотосурәтләр бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

«Минем әбием, минем бабам» фотоконкурсында 14 баулылы катнашты. Алар редакциягә якын кешеләренең фотоларын җибәрделәр, ә аннары сайтка керүчеләр тавыш бирү юлы белән җиңүчене билгеләделәр.

Көндәшләреннән зур аерма белән, 600 тавыш җыеп, җиңүне бабасы Кашафетдин һәм әбисе Хәмдиямал Галиуллиннарның фотосурәтен җибәргән Ләйсән Галиуллина яулады.

Әлеге фото Бөек Ватан сугышыннан соң төшерелгән.

 “Бабам 1941 елның 1 сентябреннән 1945 елның 9 маена кадәр Бөек Ватан сугышында катнашкан. 38нче укчы полкында хезмәт иткән, корал командиры булган. «Ленинградны саклаган өчен» һәм «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Әбием – тыл ветераны», – дип язды Ләйсән.

Фотодан күренгәнчә, авырлыкларны күп кичерсәләр дә, Кашафетдин һәм Хәмдиямал Галиуллиннар юмор хисле, шат күңелле кешеләр булганнар.

Җиңүче Ләйсән Галиуллина “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегеннән кыйммәтле бүләк  алды. Ул бүләкләү тантанасына уллары Әмирхан һәм Аслан белән килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев