Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Мәдәни мохит”не баулылар кыздырды

"Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты кысаларында һәр атнаның чәршәмбе көнендә Октябрь мәйданында баулылар һәм килгән кунаклар өчен концерт программасы күрсәтелә. Нефтьчеләр ярдәме белән оештырылган чарага Баулы халкы теләп килә.

Бу юлы тамашачылар каршында Кызылъяр авылыннан татар милли-мәдәни үзәге һәм Покров Урыстамак авылыннан удмурт милли мәдәни үзәкләре чыгыш ясады.

– Бу проект яшәргә тиеш, күреп торабыз елдан-ел тамашачылар саны да арта, – ди татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Ленир Дәүләтшин. – Без Кызылъярдан бар коллективларыбызны - “Нәүрүз” вокаль ансамблен, “Асылташ” бию коллективын һәм барлык булган солистларыбызны алып килдек. Ямьле җәй кичендә үз чыгышларыбыз белән якташларыбызны соендергәнгә без бик шатбыз.  “Татнефть” компаниясенә зур рәхмәт безгә шундый мөмкинчелек биргәннәре өчен.

Республика күләмендә күптән инде танылу алган иҗат коллективлары үзләренең иң матур концерт номерларын алып килгән иделәр.

– Без Покров Урыстамак авылы коллективларыннан башка, Николашкино, Удмурт Ташлысы авыллары артистларын да алып килдек, – ди удмурт милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Наталья Зайдуллина. – “Мәдәни мохит” проекты аша якташларыбыз Баулы районында яшәүче удмурт халкы культурасы белән тагын да якыннанрак таныша ала.

Дәртле җыр, биюләрдән үзәк мәйдан гөрләп торды. Бу көнне тамашачылар артистларның һәр чыгышын җылы алкышларга күмде.

– Без Баулы кунаклары, искиткеч концерт карап утырабыз, – ди Когалым шәһәреннән Клара Короткова.– Үзәк мәйданда шундый чара уздыруны уйлап тапканнар, сокланып, рәхәтләнеп, күңел ачып утырабыз, оештыручыларга рәхмәт.

 

Автор фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ