Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Матурлык кемгә комачаулый?

Чагыштырмача күптән түгел яңартылган Октябрь мәйданы, шәһәрнең түбәнге өлешендәге парк яшьләр һәм балаларның, пенсионерлар һәм башка шәһәрлеләрнең яраткан ял урынына әверелде. Тик матурлык кайбер яшьләргә комачаулык тудыра, ахры – вандаллык очраклары булгалап тора.

Күптән түгел “Хезмәткә дан”да шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендәге спорт мәйданчыгының коймаларын кисүләре турында хәбәр итте. Һәм менә вандаллыкның тагын бер очрагы күзәтелгән. Билгесез кешеләр Октябрь мәйданында һәм “Колокольчик” балалар бакчасы янындагы паркта фонарьларны ватканнар. Кайбер яктырткычларның пыялалары коелган, төбе-тамыры белән йолкып алынганнары да бар. Бу уңайдан без шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсенең баш инженеры Вадим Шәрифуллин белән сөйләшеп алдык.

– Мәйданда вандаллыкның беренче генә очрагы түгел бу. Плиталарга корып ясалган фонарьларны гел ватып торалар. Кемгә генә комачаулый икән алар? – ди ул. –  Шәһәрлеләрнең уңайлыгы һәм иминлеге өчен булдырылган матурлыкка сак карашта булсак иде. Моны бәяләп бетермәүчеләрга җәза биреләчәк, чөнки әлеге ял урыннарында видеокүзәтү камералары куелган.

Вадим Шәрифуллин сүзләренә караганда, “җимерүчеләр” балалар мәйданчыклары яныннан да тыныч кына уза алмыйлар. Мәсәлән, вандаллар шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендәге спорт мәйданчыгын да үз итә, уен зонасы элементларын ваталар, аларны яраксызлыкка чыгарып, кайчагында бала-чага өчен куркыныч тудырыр хәлгә китерәләр. Мондый “җимерүчеләрне” тотып, җәза бирергә, штраф салырга кирәктер. Шул чагында гына, башкаларның хезмәтен санга сугарлар, мөгаен.

 

 

Вадим Шәрифуллин фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ