Мәскәү өлкәсе вице-губернаторы Баулы районында мәчет төзетә
Бүген Салих авылында быелның октябрендә төзелә башлаган мәчеткә манара һәм ай кую чарасы булды. Изге йортны сафка бастыруга Мәскәү өлкәсенең беренче вице-губернаторы Илдар Габдрахманов иганә ярдәме күрсәтә.
революциягә кадәр авылда ике мәчет була: Урта мәчет һәм Югары оч мәчете.
“Мәчетләребезнең язмышы, халкыбыз язмышы кебек үк, гаять катлаулы. Бик җитди сынаулар аша үтәргә туры килә. Революциядән соң мәчетләребез, манаралары киселеп, юк ителә. Урта мәчет бинасында клуб ачалар. Ул күп еллар халыкка хезмәт күрсәтеп, 1998 елда сүтелде. Урыны чирек гасыр буш торды, – дип сөйләде Ләйсәнә Таһирова.
Мәчете булмаса да, динсез булмаган салихлылар. Хәзергә кадәр дини бәйрәмнәрне авыл клубында үткәргәннәр. Коръән ашларында укуны, мәет юуларны, озатуларны башта – Миңнәхмәт Сафиуллин, аннары аның улы Җәлил Сафиуллин башкарган.
Мәскәү өлкәсенең беренче вице-губернаторы Илдар Габдрахманов карт бабасының туган авылында мәчет салдырачагын белгәч, авыл халкы, зур өмә ясап, булачак төзелеш урынын (иске мәчет урынын) чистарткан, тәртипкә китергән.
“2023 елның 9 октябрендә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, Салих авылында Илдар Нуруллович Габдрахманов теләге белән, аның җитәкчелегендә мәчет нигезенә таш куелды. 19 октябрьдә мәчетне төзи дә башладык. Бүгенге көндә манарасын һәм аен кую дәрәҗәсенә җиттек. Төзүчеләр бик уңганнар, булдыклылар, үзләре дә намазда. Төзелеш эшләренә ярдәм иткән авыл халкына да зур рәхмәт. Мәчетне төзеп бетереп, аңа йөрүчеләр күп булсын иде”, – дип сөйләде Салих авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов.
Подрядчы оешмалар – “ТАШ” ЧҖҖ (җитәкчесе – Р.Ф.Хәбибуллин), “АГАЦ” ЧҖҖ. Төзүчеләр эшне тиз тотканнар. Прораб Илнур Минетуллин төзелешкә зур өлеш керткән. Хәзерге вакытта эчке эшләрне төгәллисе генә калган. Манараны һәм айны Иршат Минетуллин ясаган. Ул айны кран белән куюда да катнашты.
Изге эштән Салих авылы кешеләре дә читтә калмаган: кулдан килгән кадәр матди ярдәм күрсәткәннәр. Авылның уңган ханымнары, җомга саен тәмле ризыклар пешереп, төзүчеләрне сөендереп торганнар.
Мәчеткә манара һәм ай кую чарасына авыл халкы җыелды. Алар өчен бу – сөенечле вакыйга.
“Изге йортны төзүчеләргә зур рәхмәт. Мәчетебез нурлы булсын, авылны ямьләндеерп торсын. Яшьләр дә кайтсын, авылыбыз гөрләсен. Ил-көннәргә тынычлык телим. Азан тавышлары ишетеп яшәргә язсын яшьләргә”, – дип, сөенече белән уртаклашты Җәвидә Бәдриева.
“Авылыбызда мәчет төзелүгә бик шатбыз, без бик көттек аны. Илдар Нурулловичка һәм төзүчеләргә рәхмәт”, – дип сүзебезгә кушылды Гөлчәчәк Закирова.
Баулы мөхтәсибәтеннән килгән Фәнүр хәзрәт Шәмсетдинов һәм авыл халкы ярымай өскә күтәрелгән һәм урнаштырылган мизгелләрдә тәкъбир әйтеп торды.
ФОТО: Ләйсән Сәетгәрәева һәм Ләйсәнә Таһирова, Тәслия Галиева архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев